Ватаным, Татар иле бар дип уйладым мин,
Казаныыым, Казаныыым дип хыялландым мин.
Килдем... эзләдем... тапмадым...
Менә пычрак өйләр, менә сатлык җаннар,
Усал бәндәләр, чит кешеләр...
Менә чиркәү, менә тагын алтааау...
Кыңгырааау... Кыңгырааау...
Карадым... эзләдем... тапмадым...
Монда булгандыр Печән базары,
Монда Тукай яшәгән йорты,
Татар бистәсе, мәдрәсәсе, тегесе, монсы...
Әллә күземә күренде, әллә төшемә кердеме?
Йөрдем... эзләдем... тапмадым...
Кайда Кол Шәрифләр, Сөембикә, Батыршалар,
Кайда Туфан белән Исхакыйлар???
Уйга чумдым... әйләнде башым...