Серле сандык

Тора бер почмакта сандык, серле сандык...
Әбиемнең үткәненә күпер салып.
Килгән буыннарга мирас саклап,
Бер гасырга якын вакыт ачыклап:

Менә кияүгә чыкканда кигән калфагы,
Менә беренче баласының чәч бөртеге,
Сугышта һәлак булган бабамның күлмәге,
Коръән догалары, дисбеләре...

Рәсемнәр, хатлар... үтеп китә күз алдымнан еллар,
Тарихка кереп калган шатлыклар, кайгылар...
язмышлар...

Монда кәнфит, перәннек — менә кайда байлык,
Тагын бер гасырга җитәрлек ризык!
Безне уйга сала торган гаҗәп,
Ачлык елларыннан калган гадәт...

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад