Бәйгенең бәһасен киләчәк раслар!

Меңъеллык тарихка ия булган татар милли әдәбиятыбыз шундый чорга җитте — үзенең Тукайларын, Әмирханнарын, Кол Гали, Фәхретдиннәрен көтә. Киләчәк буын өчен дәвамчыларын барлый. Әдәби мәйданыбызга яңа килгән яшь каләм тибрәтүчеләр арасында «Таян Аллага!» бәйгесен оештыру да нәкъ менә шуларны истә тотып эшләнелде.
Быел бөек шагыйребез Г.Тукайның юбилей елы. Җөм­һүриятебездә шагыйрьгә багышланган төрле чаралар үткәрелде, шулай да әлеге бәйгенең әһәмияте шулар арасында иң игътибарга лаеклысыдыр. Ни генә дисәң дә, яшьләребез — Тукай рухын дәвам итүчеләр, милләт, дин, әдәбиятыбыз өчен янып яшәүчеләрдән. «Таян Аллага!» дип аталуы да юктан гына түгел, беренчедән, дингә, иманга чакыру кебек яңгыраса, икенче яктан, Тукай эзеннән бару, аның мирасын барлап, ул калдырган иҗатның рухын, халкыбызның рухи кыйммәтләрен дәвам итү — яшьләрнең төп миссиясе.
Халкыбызда «Каләм изгегә тартыр», дип әйтәләр еш кына. Ягъни каләмнең көче шуның кадәр зур ки: беренчедән, каләм аркылы буыннар арасында элемтә урнаштырыла, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне, традицион ислам кагыйдәләре җиткерелә, икенчедән, башкаларны да дингә якынайту, кыйблаларын табарга ярдәм итү үзе ни тора.
Уйлап карасаң, каләм очында кылыч көче барлыгын да тоясың. Әйтик, язганнарың белән иманга бастырып та, шул ук вакытта аздырып та була... Һәм төп максат та шуңа юнәлтерелергә тиеш — хәзерге җәмгыятьтә әдәп-әхлак тәрбияләү, буыннар арасындагы рухи кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне саклау. Ярты гасырдан артык диннән аерылып торган халкыбызга кыйблаларын табарга булышуга нәкъ менә яшьләр үзләре алына икән, бу инде үзе үк зур алгарыш...
«Таян Аллага!» бәйгесе шуны раслый: әдәби мәйданга килгән яшьләр арасында талантлылар шактый, алар тарихка, дөньядагы хәлләргә үзләренең мөнәсәбәтләрен җиткерергә дә куркып тормыйлар. Җәмгыятебездәге һәр ситуациягә карашларын, үзгә фикерләрен белдерергә тырышалар. Димәк, әлеге буын тарихка, бүгенге җәмгыятебезгә, халкыбызның, динебезнең киләчәгенә битараф түгел дип ышанып әйтә алабыз!
Бәйге дәвамлы булыр дип ышанып калабыз... Әле адымнары да ныгый төшмәгән «Таян Аллага!» бәйгесенең бәһасен, кыйммәтен киләчәк үзе күрсәтер, инша Алла!

Үзәкләшкән Дини оешмасы —
Татарстан Республикасы
Диния нәзарәте рәисе, мөфти
Илдус хәзрәт Фәйз.

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад