Икеләнү

Ташландык, күңелсез сукмактан
Мәхәббәткә үтешли...
Хыяллар бер учка сыйдымы?!
Йөрәк кенә бирешми:

...«Тубалга җыйдым бар сөюне —
Бүләк итеп ал. Әйдә!
Тынлыктагы сары хатларым,
Ычкынды хисләр бәйдән»...

Колачланган тезләр — кочакта,
Яшьләр күптән түгелми...

Ташландык, күңелсез сукмактан
Ялгызлыкка үтешли...
Бәлки сөюемә керешли?!.

* * *
Карның бүген кызылы яуды.
Син теләгән идең түгелме?
Кире кагуны карга селтәп,
Өметнең бер чите чүкелде.

Ерып барам кызыл кар көртен —
Тишек бушлыктагы хыялны.
Киләчәккә багланган уйларым да
Оялудан кызылга буялды.

«Кызыл кар яугач
Килер язлар!» —
Дидеңме син әллә шаярып?
Артык сүзләр, рәшә хыяллар
Кызыллыкка калды таянып.

* * *
Эзләдем
сорылык үзенә йоткан,
томанланган Мәгънә кисәкләрен.
Эзлимен
җилләр күптән югалткан
илтифатсыз Бәхет сирәкләрен.
Эзләрмен
Хәтер почмагына качкан
Мәңгелекнең Сөю бизәкләрен.

...Мәгънә, Бәхет, Сөю эзләп,
Мөгаен, мин ерак китәрмен...

* * *
Китсәм — куркам,
Югалтырмын сине...
    

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад