Ялгызлыктан качу

Синсез дөньяның галәме
Дүрт почмакта киселә...
Саксыз адым ишетелмәс:
Бушлык ягы чиксез лә.

Караңгыдан качу эзлим...
Җиргә басам, һавага
Кинәт очынасы итеп,
Телим Сине табарга.

Синсезлектән
Яшәү китек...
Хиснең хискә тагымын
Күкрәккә кыскан чагымда
Сагыш-моңга абындым.

Адашкан юлчы булсаң да,
Сөюемдә кал әле!
Синле хәяткә ачыла
Синсез дөнья галәме...

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад