Ай учына куйдым йөземне,
Ә үзем багам офыкка:
...Сине эзлим, сине күзлимен!
Назны упкын корыткан
Хис идем мин!..
Таң төпкелендә яна кояш,
Тәнне өзә нурларга...
Сиңа орынам, сине тиргимен!
Йөз кисәккә туралган
Хис идем мин!..
Яктыга атлыйм яланаяк,
Басам алтын юлларга...
Синсез калдым — сине күрмимен!
Моңсулыкка юралган
Хис идем мин!..
Хис идем мин!.. Таң кылларында
Җир белән күк арасын —
Сәйләннәрне, чигеп җиһанга,
Җанга килә саласы!..