Сәер

Сәер иде...
Ай урманга кергәч,
Кояш калды эленеп күктә.
Берәм-сәрәм энҗеләр дә, талып,
Иләс моңга тезләрен чүккән.

Үрсәләнгән җаннар, дәррәү кубып,
Фатиха эзләргә кузгалган.
...Күкнең сәерлегенә баскыч та
Яратылган бары үзаңнан...

Сагышлы иде сары томанның
Үртәләнеп изрәп китүе...
Ә явыз җаннар шат!
Чаң кагалар:
«Бу — яман хисләрнең җиңүе!»

Күккә менделәр... Айны җәберләп
Ыргыттылар аска... Еракка...
Кояшның да таҗын урлап, берәү
Күкләрне кимсеткән — елаткан.

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад