Бәхет

Бәхет
Тормыш уңышын
Һәрбер кеше үзенчә
Күз алдына китерә.
Барыбыз да төрле:
Шуңа фикер бүленә.
Кемдер эш дәрәҗәсен
Гомер буе яулый,
Кемдер гаилә бәхетендә
Күрми бернинди мәгънә.
Мәгънә эзлисең икән,
Эшне тамырдан кара.
Гариплектән сакланып,
Тыныч тормышта
Исән-имин тудың исә
Аллага шөкер ит
Чөнки, бу үзе бәхет.
Үсәбез, укыйбыз
Чү! Тайпылмыйк!
Борылып артка карыйк.
Динне үстерәм дип
Янып, көеп йөрдеңме?
Син бәхетле, ди,
Ә башкалар бәхетлеме?
Әйе, сытып, таптап
Үзеңнекенә ирештең.
Тик моңардамы бәхет?
Минемчә, чын бәхет
Ерак түгел, якында.
Бары Аллага ышану,
Туры юлдан бару,
Намаз, ураза тоту —
Бәхеткә этәргеч.
Яшәешнең мәгънәсен
Аңлыйк без шуңарда.
Һичшиксез, һәркемнең
Бәхетле булырга
Барлык хакы бар.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад