Иман

Беркөнне Илназ
Бабасы әйткәч:
«Иманлы бул!» — дип,
«Иман!? Нәрсә соң ул?» — дип
Җавап кайтара.
Нинди үкенечле хурлык
Ундүрт яшьлек кеше
Иң кирәкле, әүвәл нәрсәне
Беренче тапкыр ишетә.
Әти-әнине олылау
«Мода»да түгел хәзер,
Чүпкә санап кадерле кешеңне
Картлар йортына илт инде син?!
Шуны күреп йөрәк әрни.
Дөньяны үзгәртер идем —
Көчем генә җитми.
Чаба-чаба дөнья кууда,
Байлыкка омтылуда,
Кешеләрне рәнҗетүдә күңел...
Тукта! Уйлан әле!
Бу — тормыш бит:
Күп түгел, бер генә.
Гөнаһ җыеп, хәрәм эшләп
Ни диярбез Аллаһ каршында?
Соң түгел бит әле
Үзгәрт күңелеңне.
Иман китер, аңла:
Тормышның мәгънәсен
Хәер, әйтүдән мәгънә бармы?
Бу бит «прикольно» түгел!
Минлекне өскә куеп
Шайтанга иярү жинел бит.
Иман китерү,
Чын мөселман булу —
Ин зур бәхет.
Син дә шуңа иреш...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад