Күңелем халәте

Күңелем сыкрый,
Йөрәгем әрни,
Хисләр дөньясы
Башымны бутый.
Фикерләр чуала,
Уйлар тәгәри,
Күңел ачкычы
Еракка югала.
Күңелем сорый,
Йөрәгем тели
Эчке дөньямны
Чыгарырга иреккә,
Тотмыйм, жибәрәм
Очсын иреккә!
Дуслар аңлар,
Дошманнар качар.
Тынла, аңла,
Үзгәрт үзеңне.
Юллар ачылыр,
Дәрьялар киңәер.
Ашкын алга,
Дөреслектә бул.
Аллаһ кушканча
Яшәргә онытма.
Ике дөнья бәхете
Үрелер шунда.
Буталма, нык тор
Син бит Аллаһ бәндәсе.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад