И туган як
Болында сары чәчәктән сары чәчәккә күбәләкләр очып йөри. Ә нигә соң боларның барысы да сары төстә икән? Әллә алар да минем сагышларымны, авыр юксынуларымны беләләрме? Мөгаен, аңлыйлардыр. Мин бу көннәрдә бигрәк тә авылымны юксынам. Юксынмаслыкмы соң? Майның шундый матур вакытында, табигатькә чыкмыйча, аның могҗизаларына сокланмыйча ятып кара әле. Һәр агачның кыз чагы, матур чагы бүген. Һәрберсе ак төстәге туй күлмәкләре кигән. Әнә шул аклыклары белән мәңге җуелмаслык сафлыкларын исбатлыйлар төсле. Әле төбәлеп караган вакытта, алар бер мәлгә җанланалар да керфекләрен сирпеп матур елмаялар.
И туган як, табигатең белән син нинди матур! Тормышта шул матурлыкны күрә алмаучылар бар бит. Юк, сукырлар түгел. Ә кара эчлеләр, чоңгыл күзлеләр. Тумыштан сукырлар андый булмый. Алар изгелекне дә, матурлыкны да белә. Бер елны шулай шомырт чәчәк атканда, яңгыр булмый торды. Нечкә билнең нәфис чәчәкләре тәмам каралды, сулды, соңгы чиккә җитте. Шундый көннәрнең берсендә күршедәге тумыштан сукыр апа алар турында гаҗәеп сүз әйтте:
«Күрәсеңме, сеңлем, шомырт ничек таза-сау булмасын, чәчәкләре тәмам бөреште бит. Һава бозылды шул, һава. Ике аяклы тере чәчәкләрне, тамырлары нык булуга карамастан, дөньядагы хәлләр үзгәртә, тупасландыра. Бел, тере чәчәкләр дә шомыртның нәфис чәчәкләре хәлендә калырга мөмкин».
И туган як, кеше синдә күпме борчу-кайгылар күрсә дә сине сагына, сине юксына. Бер генә адым да синнән читкә тайпыласы килми.
И туган як, син сихри гүзәллек, син дөнья могҗизасы. Сине күңел сагына да юксына.
Моңлы азан, кайда син?
Еракта, бик еракта — офык читендә алсу нурлар уйный. Нигәдер күңелгә ямансу. Йөрәк кемнедер сагына, юксына. Колакның моңлы, аһәңле тавышлар ишетәсе килә. Нәрсә кирәк соң сиңа, йөрәк?
Синең кичке азан ишетәсең килә икән бит. Авылымның өстендә иман нуры сибүче авазлар бик күптәннән ишетелми. Ә мәчет бинасы әле һаман исән. Хәзер анда балалар укый. Йөз елдан да өлкән булган бу бина алар өчен гел яңартылып торыла. Дөрес, моннан 10 ел элек яңа мәктәп бинасы салына башлады, янында ясле бакчасы, медпункты да буласы иде. Хәзерге вакытта ул җирләр борынгы Болгар хәрабәләрен генә хәтерләтә.
Нигәдер авылым яңарышка түгел, киресенчә, искелеккә кайта бара. Югыйсә, яшьләр дә күп кала. Берсе йорт тергезер өчен урын ала, икенчесе өйләнеп, башка чыга. Авыл йортлары көннән-көн яңарып торса да, матурлык җитми. Кайда син, моңлы азан?
Ник син авылымның кайбер кысан өйләрендә генә калдың. Нигә яңгыравыклы тавышың белән авылымны иман нурына күммисең. Эх, әгәр син булсаң, авыл агайлары яшел елан белән дуслашмас, ак яулыклы апалар авызларын тәмсез сүзләр белән чайкамас, әбиләребезнең йөзенә нур иңәр иде.
Моңлы азан. Кайтчы, зинһар, авылыма мәңгелеккә, бүтән китмәскә.
Офык әле һаман кызыл төсен югалтмаган. Тынлык. Эх, яшел хәтфәгә төренеп утыручы авылым, синдә яшәгән вакытта бер генә тапкыр булса да моңлы азан тыңлыйсы иде бит… Тыңлыйсы иде…
Томан
Томан. Бар җиһанга томан таралган. Үзеңнән биш адымда алда нәрсә торганын белмисең. Билгесезлек. Бернинди тавыш та ишетелми. Хәтта карт топольдә көне-төне кычкырып утыручы ала карга да кычкырмый. Кайсы тарафка барырга, кемне чакырырга да белмәссең? Мондый вакытта адәм баласына нишләргә соң? Кая барып, кемгә сыенырга?
Тереклек өчен иртәнге томан — зур сынау. Аны ничек итеп үтеп чыгарга? Әгәр томан эченә кереп китсәң, адашачаксың, кычкырсаң да тавышыңның кайсы тарафтан килгәнен белмәячәкләр.Томан аларны да адаштырачак. Димәк, ул таралганчы көтәргә кала. Ә кем соң аны тарата алыр? Өмет бары тик томан эченнән күренеп торган ак ноктада гына. Шул ак ноктага карап, бу җиһанда бер ялгызыңны гына калдырганнарын аңлыйсың. Беркем дә ярдәмгә килә алмаган вакытта берүзең томан эчендә калу зур куркыныч. Чөнки томан тараткан билгесезлек синең җаныңны ашый. Син томан эчендә моңарчы килгән юлыңнан язырга мөмкинсең. Ә аны табу сиңа бик кыен булыр. Димәк, вакытны әрәм итеп булса да, бер урыныңда тору яхшырак. Озакламый, дөньяга моңарчы ачылмаган сер булып калган кояш — шул ак нокта, сиңа юл күрсәтер. Әкрен генә үзенең төсен алып күккә күтәрелә башлар. Сине барлык борчулардан йолып алып, туры юл күрсәтер.
Әйе, адәм баласы шул бердәнбер чыганак аша үзенең якты юлын табар. Шулай итеп, аны гомере буе иң беренче ярдәм күрсәткән кояшы озата барыр. Адәм баласы һәрчак аңа рәхмәтле булыр.