Фәрештә

Драма.
Ике пәрдәле драматик хикәя, 4 күренешле.

Катнашалар:
Фәрия — 20 яшьләрдәге кыз.
Әмир — 20-25 яшьләрдәге шәһәр егете.
Хәмдия — Әмирнең әнисе.
Алсу — 18-20 яшьләрдәге шәһәр кызы.

Икенче күренеш1 (Беренче күренеш кыскартылды. (ред.))
Шәһәрдәге ял паркларының берсе. Як-ягына каранып, Фәрештә кыз керә. Ул гади, пөхтә итеп киенгән. Кешеләрне аның бары тик ак йөзе генә шикләндерергә мөмкин. Читтәрәк, паркта ял итеп йөрүчеләр, агачлар арасыннан күренеп ала. Бакчаның икенче почмагыннан уйланып Әмир, килеп чыгып, Фәрештә кызның юлын бүлә.
Әмир. Гафу итегез. (Күңелсез, күзләре яшьтән мөлдерәп тора).
Фәрештә. Исәнмесез. Сез миңа балалар йортының кайда икәнлеген әйтә алмассызмы?
Әмир. (дорфа) Әнә шул якта. Нәрсә сез бер дә ишетмисез мәллә?
Фәрештә. Нәрсәне?
Әмир. (моңсуланып) Әйе, җансызлар күбәйде шул хәзер. (Егет килгән яктан Хәмдия керә). Яхшылабрак тыңлагыз. «Әни», дип елаган балалар тавышын ишетмисез дә. (Кызу-кызу чыгып китә башлый).
Хәмдия. Улым, улым тукта.
Әмир. (борылмыйча) Әни, өйгә кайткач, яме (чыгып китә).
Хәмдия. Әй бала-бала. Ачуланма инде кем, сеңлем. Бик борчулы чакларыбыз шул. Син, Әмирдән нәрсәдер сораган идең бугай?
Фәрештә. Миңа ятим балалар йорты кирәк иде.
Хәмдия. Балалар йорты? Ә-ә-ә, сиңа детдом кирәктер. Менә шушы сукмактан барсаң, нәкъ каршына килеп чыгарсың. Абау, әллә? (Шикләнеп).
Фәрештә. Апа, әллә ниләр уйлый күрмәгез. Чит­тән килдем мин. Торырга җирем дә юк. Ятимнәр йортына эшкә керсәң, шунда ук яшәп тә була дигәннәр иде.
Хәмдия. Анысын дөрес әйткәннәр. Эше бик авыр, җаваплы бит. Түзә алырсыңмы? Кем дип әйтең әле исемеңне?
Фәрештә. (аптырап). Фәрия.
Хәмдия. Исемең дә үзең төсле матур икән. Мин Хәмдия булам. Бәхетләрең генә булсын инде, балам. Әй, бу бәхет дигәннәрен, кайчан килгәнен дә, кайчан киткәнен дә белмәссең. (Елый).
Фәрия. Апа, зинһар тынычланыгыз. Күңелегезне миңа бушата аласыз, әзрәк җиңел булып китәр.
Хәмдия. Әй, кызым. Нәрсә дип сөйләргә дә белгән юк шул. Бәлки берәр киңәш бирерсең. Әле генә бакчада синең белән сөйләшкән егет — минем бердәнбер кадерле балам. Атасы белән бик кадерләп кенә үстергән идек. Бу көнгә хәтле бернинди дә мәшәкать тудырмады. Матур гына итеп, бер кыз белән йөри башлады. Алсуның әниләре белән без дә йөрешкәләдек. Хәзерге яшьләрне үзең беләсең бит. Аларныкы бар да ашыгыч. Инде менә бәбәй көтәләр.
Фәрия. Ник, апа, бу бит зур шатлык. Котлыйм сезне!
Хәмдия. Без дә шулай дип уйлап, өйләнешергә тәкъдим иттек. Тик кая ул?! Алсу безнең белән аралашырга теләми. Әмир нишләргә дә белми. Алсуга нәрсә генә тәкъдим итмәде. Тегесе, бар нәрсәдән баш тарта. Хәтта баласыннан да. Үз бүлмәсенә бикләнгән дә бер кем белән дә сөйләшми.
Фәрия. Ә әтисе белән әнисе нәрсә, ди?
Хәмдия. Ничек тели — шулай эшләсен, диләр. Инде бәбәй табар вакыты җитте. Әмир: “Бүген тыңлатып булмас микән?» — дип, тагын шунда чапты инде. Менә, балам, билгесезлектән дә авыр нәрсә юк. Нишләргә җыена килен? Нәрсә булган аңа? Аптыраган.
Фәрия. (читкәрәк китеп) Җирдә төрле хәлләр булырга мөмкин икәнлеген әнием әйткән иде. Тик мондый хәлдә калган кешегә нәрсә дип әйтергә? (Күккә карый.) Апа, бәлки, баласын кулына алгач, бар да рәтләнер. Әллә нинди усал кешеләр дә балаларны күргәч, йомшый бит.
Хәмдия. Үзебез дә шуңа өметләнәбез. Роддом белән сөй­ләшеп, акчасын да түләп куйдык. Улым Әмир, Алсу бәби тапканда, янәшәсендә булырга дип, табиблар белән дә сөйләште. Алсуның күңеле күтәрелмәсме икән дип, бәбәйгә киемнәр карарга да барганнар иде. Кая ул, ишегеннән керсә дә, касса яныннан узмаган.
Фәрия. Апа, әнә улыгыз килә бугай.
Хәмдия. Һай, җаным тәки тырышкан, алып чыккан бит Алсуны. Тукта, Фәрия мин китим инде. Я, Алсу мине күргәч, киреләнеп кереп китәр. Ә сиңа уңышлар телим. Бик зур рәхмәт сиңа. Күңелләрем җиңеләеп китте. Тагын бер очрашырбыз әле. Без әнә теге 5 катлы йортның, икенче фатирында гына торабыз. Безгә кунакка кереп чык яме.
Фәрия. Рәхмәт, Хәмдия апа. (Икесе ике якка китәләр.)
Эскәмиягә Алсу белән Әмир кереп утыра.
Алсу. (корсагына төртеп) Уф, надоело. Кайчан чыгар бу?
Әмир. Күп калмады бит инде, тагын әзгә генә түз.
Алсу. Түз, түз. Я не хочу его. Аборт ясатыйк дип, мин сиңа башта ук әйттем. Кара син миңа хәзер. Ужас бит бу. Бөтен фигурам әрәм булды. Көн саен фитнес клубка йөрсәң дә рәтләнмәячәк бу. Чәч коела, тырнаклар сына, ә кожа как мешок. Боларны рәтләргә ничә йөз мең акча кирәклеген беләсеңме син?
Әмир. Белмим, күпме сорасаң да бирермен. Алсу, син арттырасың. Син элеккегә караганда да чибәррәк. Гомумән, йөкле хатыннан да матуррак кеше юк дөньяда. Кара әнә нинди матур пар, ничек матур итеп кечкенәләрен күтәргәннәр. Без дә шулай итеп ял итәргә чыгарбыз.
Алсу. Даже не мечтай. Мин сине яратмыйм. Шулай ук балаңны да. Син минем бөтен тормышымны җимердең. Мин үземчә эшләгән булсам, хәзер Германиядә буласы идем. Ненавижу тебя.
Әмир. Шундый уйларың булгач, ник йөккә узганыңны 6 ай булгач кына әйттең соң? 6 айлык баланы төшертеп, син үзең дә үләргә мөмкин идең бит.
Алсу. Зато адәм страмы булып йөрми идем. Син барысына гаепле. Бөтен карьерам, бөтен модельер бизнессым синең аркада тукталып калды.
Әмир. Тынычлан әле, Алсу. Бәби әзрәк үскәч, кая телисең, шунда эшләрсең. Мин сине өйдә бикләп яткырырга җыенмыйм.
Алсу. Оныт мине. Мин контрактны язып кайттым инде. Бер айдан мин монда булмаячакмын.
Әмир. Тукта, ә бала?
Алсу. Теләсә нишләтегез! Телисең икән сат, телисең икән — детдомга бир.
Әмир. Хыялланма да. Без аның белән җитәкләшеп урамнан үткәндә син кызыгып калачаксың әле.
Алсу. Как хочешь. Бала бугына батып ятасың килсә, пожалуйста. Ә хәзер мин киттем. (Чыгып китә.)
Агачлар арасыннан Фәрия килеп чыга.
Әмир. Кеше сүзен тыңлап тору, начар икәнлеген өйрәтмәделәр мәллә сиңа?
Фәрия. Гафу итегез. Мин теләмәгән идем. Минем бүтән ба­рыр җирем юк. Ятимнәр йортының җитәкчесе икенче шә­һәргә киткән, иртәгә генә кайта. Мине ул гына эшкә кабул итә ала, диделәр.
Әмир. Син анда эшләргә кермәкче идеңмени. Гафу ит, мин сиңа әллә нәрсәләр әйтеп бетердем бугай.
Фәрия. Зыян юк. Синең хәлдә калсам, миндә шулай уйлар идем.
Әмир. Син мине шундый начар егет дип уйлыйсың инде әйеме. Кызына корсак ясаган да хәзер аны ташлаган дисең инде.
Фәрия. Юк. Син андый түгел. Мин синең әниең белән сөйләштем. Ул синең өчен борчыла.
Әмир. Беләм, тик нишлим. Миннән торса, Алсуны бүген үк өй түренә алып кайтып куяр идем. Яратам мин аны. Әнә шул кирелеге белән тәмам үзеннән биздерде бугай инде. Әйбәт кыз ул. Тик башына бер нәрсә керсә, һич кенә дә уеннан кире кайтарам димә. Әбием, теләгән кеше елан ите ашар, дип юкка гына әйтмәгәндер. Гомумән, минем әби бигрәк кызык кеше иде. (Сөйләшә-сөйләшә чыгып китәләр).
Ут сүнә.

Өченче күренеш
Иртәнге як. Шул ук бакча. Сөйләшә-сөйләшә Хәмдия белән Фәрия керә.
Фәрия. Бик зур рәхмәт инде, Хәмдия апа. Бер белмәгән кешене курыкмыйча, шундый борчулы вакытыгызда кунарга керттегез. Әле җитмәсә, Алсуның авыраеп китүе.
Хәмдия. Алсуның вакыты җиткән иде бит инде. Исән-сау гына котылсын инде. Ярый, син булдың әле безне тынычландырырга. Тәмам каушап төшкән идем бит. Үзеңә рәхмәт. Әмиргә дә зур терәк булдың. Батыр йөрәкле булса да, ул да югалып калды бит. Нәкъ үз кызым кебек булдың. Хәзер генә бер генә бала белән калып ялгышканымны аңладым. Әмирнең туганы булса сөйләшергә, киңәшләшергә якын кешесе булыр иде. Әниләргә бөтен нәрсәне дә сөйләп булмый шул. Я, ярый, балам, исән-сау йөр. Эшең беткәч, туры безгә кайт. (Чыгып китә.)
Фәрия. Сау булыгыз. Мине аналарның иң бөек зат икәнлеген җир йөзендәге һәрбер адәмгә аңлату өчен җибәрделәр. Көн­нәр — якты, йокы — татлы, ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәклеген исләренә төшерергә куштылар. Мин гади генә тоелган әни сүзенең зур мәгънәгә ия булганына төшендем. Ана йөрәге — барлык җиһанны сыйдырырлык сабырлыкка, мәр­хәмәткә, изгелеккә ия. Әни, әнкәй — дөньядагы, җиһандагы иң бөек, иң хәерле сүзләрнең берсе. Дөньяны, тормышны аннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Ана рухы мәңге безнең күңелләребездә саклана. Ананың баласына булган мәхәббәтен бернинди алтын-көмеш белән дә үлчәп булмый икәнлеген дә аңлыйм. Мин боларның барысын да һәр кешегә аңлатырмын. Ләкин әниләре ташлап киткән балаларга нәрсә дип әйтим. «Ана кеше шулкадәрле бөек булгач ник соң без ятим?» — дисәләр, нәрсә дип җавап бирим. Һәр балага үз изгелегемне өләшеп, аларны яхшы ана-ата булырга өйрәтсәм дә, мин аларның үз әниләрен беркайчан да алмаштыра алмам. Ә Әмир баласына нәрсә дип әйтер? Анаңа акча кадерлерәк булды диярме? Ярдәм итегез миңа, ярдәм итегез.
Ут сүнә.

Дүртенче күренеш
Фәрия шул ук бакчада. Икенче яктан соңгы мода белән киенгән, ясанган Алсу килеп чыга, кулында — юл сумкасы.
Фәрия. Исәнме, Алсу.
Алсу. Тагын син. Бер ай буе артымнан йөреп тәмам туйдырдың. (Үтеп китмәкче була).
Фәрия (Аның каршына чыгып). Ә син мине бер тапкыр булса да тыңладыңмы? Алсу, бер генә минутка туктагыз.
Алсу. Кем син, ни кирәк. Мин ашыгам.
Фәрия. Беләм. Мин сине озак тоткарламам. Алсу, син аларны ташлап китәргә тиеш түгел.
Алсу. Кемнәрне? Әни белән әтинең үз тормышы, минеке үзем теләгәнчә.
Фәрия. Ә Илнурың?
Алсу. Нинди Илнур? Минем андый исемле танышым юк.
Фәрия. Илнур — синең улың.
Алсу. Минем балам юк!
Фәрия (Яшьләренә буылып). Әмир белән синең балаң.
Алсу. Аңа шундый исем куштылармыни?
Фәрия. Ул шундый кечкенә, шундый матур. (Алсу тәмәкесен кабыза.) Аның күзләре карлыган кебек чем-кара. Каш җыерулары әтисенә — Әмиргә охшаган. Ә иреннәре нәкъ синеке төс...ле. (Алсуның тәмәке тартуына шаккатып карап.) Алсу тыңлыйсыңмы син мине? (Алсуның каршына басып.)
Алсу йокыңнан уян, зинһар өчен. Бер генә тапкыр булса да улыңның күзләренә кара. Ир балага, кыз балага караганда да, әни күбрәк кирәк. Ир бала әнисе янында булса гына бөркет була. Ташлама балаңны, ташлама.
Алсу. Мин сиңа әйттем бит инде. Минем балам юк. Кирәк икән үзеңә ал. Хуш. (Китә башлый.)
Фәрия. Үкенерсең. Соң булыр. Картайгач, кем кулына калырсың?
Алсу. Мин үз акчаларым кулында калачакмын.
Коляска тартып Әмир керә. Алсу аларга күз салмыйча, сумкасын тартып чыгып китә.
Әмир. Исәнме, Фәрия.
Фәрия. (Исенә килеп.) Исәнмесез.
Әмир. Син аның белән сөйләштеңме? Кирәкмәс иде. Барыбер мәгънә юк.
Фәрия. Ул үкенер әле. Менә шундый чибәр егетне калдырганына. (Бала коляскасына иелеп). Ничек хәлләр? Саф һава суларга чыктыкмени? Туңмас микән? Әйбәтләп киендердеңме?
Әмир. Туңмас. Шундый нык яратучы әтисе, игътибарлы апасы булганда. (Әмир коляскага иелеп). Кара әле, кара сине күргәч ничек елмая. Балаларның яраткан апалары икәнлегеңне белә бугай.
Фәрия. Белә, барысын да күрә шул ул. Фәрештә бит ул, фәрештә.
Әмир. (Фәриянең биленнән кочаклап). Безнең фәрештә — безнең сабыебыз.
Ут сүнә.
Пәрдә.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад