Туган телем
Туган телем,
Иркә гөлем.
Мин ышанам
Сиңа, бәгърем.
Синең телдә җырлар көйлим,
Сабыйларга әкият сөйлим.
Сине генә мин нык сөйдем,
Синең өчен һәрчак көйдем.
Сызылып аткан таңнар аша
Һәрчак сиңа юл эзләдем
Синең бөек калуыңа
Өметемне мин өзмәдем.
Тургай җырын кырларыңда
Бары син дип мин тыңладым.
Татар теле — туган телем,
Син булганда, мин яшәдем.
Яшә тагын, иркә гөлем.
Чәчәк атып һәрбер таңым.
Синең телдә җырлар чагым,
Яшә әле, туган телем.
Туган телем
Туган телем, баллы телем —
Җаным, тәнем.
Сиңа гына бирелгән
Һәрбер таңым,
Көнем, төнем.
Авыртканда ыңгырашам
Синең телдә.
Җырлыйм, көләм
Синекендә, синекендә.
Елмаямын, кайгырамын,
Шатланамын
Аермасын синнән димен,
И Ходаем!
Татар юрганы
Татарның үз җаны бар,
Татарның үз вөжданы,
Татарның үз каны бар,
Татарның үз даны.
Беркем дә аны үзгәртә алмас
Беркем дә кире какмас
Юрганы кыска булса да
Һәрчак булыр ул атлас.