Узган көз Казаныбызның бер күрке — Ш. Мәрҗанинең затлы исемен йөртүче мәчеттә «Таян Аллага» дигән әдәби конкурсның йомгаклау тантанасында катнашканда, күңелемнән бик кинәнеп утырган идем. Яшь егетләр-кызлар, берсеннән-берсе матур әсәрләрен укып, дини-тәрбияви җырлар башкарып, шундый да матур бәйрәм ясадылар. Бу эшнең үзәгендә ТДГПУның татар филологиясе факультеты студенты Нияз Сабирҗанов булуы безнең өчен тагын бер куаныч иде. Димәк, безнең укыту-тәрбиябез әнә нинди саф күңелле, игелекле эшләргә сәләтле яшьләргә дини-әхлаклы юлдан барырга сәбәп була.
Шунысы куанычлы, бу эш дәвамлы булып чыкты. Быел аның икенчесе дә игълан ителде. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте аны бөек шагыйребез Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлады. Конкурсның сайлап алу комиссиясе әгъзасы буларак, миңа шушы ярышка килгән әсәрләрне бәяләү эшендә катнашу насыйп булды. Шәхсән минем кулга төп-төгәл утыз катнашучының язмалары килеп керде. Аларны бер-бер артлы укып бару минем өчен бик тә күңелле хәл булды. Узган ел Бикә Рәхимова тарафыннан әзерләнеп дөнья күргән «Беренче намаз» исемле хикәяләр җыентыгын укыганда да шундый ук рәхәтлек кичергән идем. Ник дигәндә, «Таян Аллага» бәйгесенә тәкъдим ителгән әсәрләрнең нигезенә авторлар үзләренең күңелләрендә йөрткән иң затлы хисләрен, уйларын салырга омтылганнар. Телевизорлардан, аллы-гөлле журналлардан һәрдаим бозыклык, эчүчелек, шәфкатьсезлек, мордарлык, җинаятьчелек күрсәтелеп торган безнең заманда сафлык, матур мөгамәлә, нәзәкәтлелек кебек сыйфатларга өстенлек бирелгән әсәрләр шифалы чишмә суы кебек тансык булып әверелгән икән. Шуларга тагын иманлылык, намуслылык, кешелеклелек, затлылык, мәрхәмәтлелек кебек изге төшенчәләр гәүдәләндерелүе дә килеп өстәлгәч, бу әсәрләрнең бүгенгебез өчен әһәмияте бермә-бер арта. Әсәрләр арасында кешеләрнең гаять катлаулы, каршылыклы шартларда калулары сурәтләнгәннәре дә бар. Әмма ахыр чиктә югарыда санап кителгән затлы сыйфатлар өстенлек ала, адашканнар үз асылларына кайту юнәлешенә борылалар. Кайбер язмаларның эчтәлеге бу мәсьәләләрдә аянычлы күренешләрне дә үз эченә ала. Әмма моның белән әсәрләрнең әһәмияте кимеми. Алар укучыга сабак бирәләр, гыйбрәт алырга ярдәм итәләр.
Конкурска барлыгы 163 әсәр алынды. Аларның күпчелеген, гадәттәгечә, шигъри әсәрләр тәшкил итә – 129. Проза әсәрләре дә аз түгел, барлыгы 32. Аларның жанрлары төрле-төрле: бер повесть, биш хикәя, ике нәсер, бер очерк, тугыз парча, дүрт эссе, бер хатирә, ике рус телендәге хикәя, дүрт публицистик язма һәм бер кыйсса. Конкурска ике пьеса да килгән. Авторларның егерме икесе хатын-кызлар, сигезе — ир-атлар. Егерме сигезенең яше ундүрттән егерме дүрткә кадәр, икесенең яше егерме сигезнең өске ягында. Күбесе мәктәп укучылары һәм студентлар, КДУ белән ТДГПУдан. Бер егет технология техникумы укычысы.
Мине барыннан да элек күпчелек әсәрләрнең сәнгатьлелек ягыннан камил дәрәҗәдә булуы сөендерде, һәрхәлдә шуңа якынаерга омтылыш зур. Каләм ярышында катнашучыларның күбесе әдәби әсәрләргә куела торган тәләпләрне белеп иҗат итә. Аларны теге яки бу гамәлнең кылынуы, ягъни ахыр нәтиҗәдән бигрәк, образ күңелендә әлеге ниятнең барлыкка килүе, аның үсүе, ни рәвешле хәрәкәтне барлыкка китерү эволюциясе кызыксындыра. Ә бу — иҗатта бик мөһим нәрсә. Ник дигәндә, шуны күрсәтеп бирергә омтылу тиешле тел тукымасын, сүзләр сайланышын, стилне барлыкка китерә. Бу яктан Булат Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев, Ядкәр Шәрапов, Руфинә Габдрахманова, Илмир Вәлиев, Алия Гарәфетдиноваларның әсәрләре аерылып тора. Алар укучыны җәлеп итә, уйландыра, һәрхәлдә битараф калдырмый. Шул ук вакытта оештырылыш, образлылык, шәкел ягыннан аларның әсәрләре заманча яңгырый, сүз сәнгатенә яңалык алып килә. Гөлнирә Хөсәенова йөрәксенеп повесть жанрына алынган. Әйтергә кирәк, шактый уңышлы гына килеп чыккан. Башка диндәге кешенең исламга килүенең адымнарын кызыклы хәл-әхвәлләрдә сурәтли. Әмма шул кешенең күңел каршылыкларының җентеклерәк ачылып бирелүен күрәсе килә. Шуны ук Айдар Шәйхинга карата да әйтергә кирәк. Ундүрт яшьлек яшүсмер егерме сигез яшәр егетнең күңел дөньясын сурәтли. Әмма, үзе әле бу хәлләрне кичермәгән булу сәбәпле, бу яшьтәге кешенең эчке дөньясын белеп сурәтләү җитенкерәми. Җирле сөйләм сүзләренең аңлатусыз гына кулланылуы да тел тукымасын авырлаштыра.
Инде әйтелгәнчә, конкурска бер-ике драма әсәре дип аталган язмалар да килгән. Әмма авторларының сәхнә әсәрләренең үзенчәлеген белеп бетермәүләре, аның укыр өчен генә түгел, сәхнәләштерү өчен дә язылырга тиешлеген төшенеп бетермәүләре сизелә.
Шул ук вакытта тисә тиенгә, тимәсә куянга дигәндәй, кеше җибәрә, мин дә җибәрәм дип кенә катнашучылар да бар. Бу бигрәк тә шигырьләргә карый. Нәсер, публицистик мәкалә, эссе жанрларында иҗат ителгән әсәрләргә дә таләпнең зуррак булуын күрәсе килә.
Әйе, камиллекнең чиге юк. Шуңа ирешергә теләү алга таба уңышларыбызны тагы да ишәйтер. Иң мөһиме – иҗади омтылышлы яшьләребезнең елдан-ел ишәя, осталыклары арта баруы. Иншалла, бу алга таба да шулай булыр.
22 сентябрь 2011 ел.