Ходай биргән бәхет безгә бүген
Килә тау-тау булып өелеп.
Тик...
Бәхет белән бергә, язмыш сынавымы,
Кайгы йөри янәшә үрелеп.
Менә шулай, бер-бер артлы, еллар аралый,
Килде бәхет безнең гаиләгә дә.
Әти-әни үз парлары итеп
Күргән берсен-берсе сөешеп.
Шунда, кечкенә генә гаилә учагына
Без – ике ул бәхет өстәгән.
Башта абый туган кыю-таза булып,
Кабат мине әни көйләгән.
Тик, ахыры, улларым минем
Бәхетле була күрсен димәгән.
Бәхет коесы! Әйтче, нигә сайрак булдың?
Ник кызгандың безгә суыңны?
Кыска вакытлы бәхет тәменнән соң,
Кызганмаган икән кайгыны.
Әниләрнең тормышка басуына
Инде 30 була бик тиздән.
Аяныч, әти генә
Безнең үсеп җиткәнне күрмәгән.
... Абыйга 17, миңа 15 тулган,
Икебезнең чыгарылыш еллары.
Абыйны университет, мине техникумга
Илтер тиздән тормыш юллары.
Ике малайны аякка бастыру өчен,
Әни укытучылыкны сайлаган.
Әти, мәрхүм, гомер буе тырышып,
Юллар казанында кайнаган.
Гаиләсен яратуына бәрабәр,
Озак яшәү аңа язмаган.
Майның 25е иде. Гадәти көн түгел.
Чыгарылыш кичәсе иртәсе.
Әллә уйнап бәйрәм итәсе дә,
Әллә якыныңны күмәсе.
Бу язгы көн безнең хәтерләрне
Тоташ томан итте бер сүздән.
Әллә шатлык яше акрын гына ага,
Әллә кайгы тама күзләрдән.
Иртән әнкәй әткәйдән безнең
Бәйрәмгә баруын үтенгән.
Ана күңеле хәвеф-хәтәрнең
Тиздән булачагын сизенгән.
Әти чираттагы рейста чакта
Көчле авариягә эләккән.
Менә хәзер кыңгырау чыңлавы –
Йөрәкләрдәге кайгы билгесе.
Эх, әткәй! Безгә терәк булып
Яшисе дә иде әле, яшисе.
– Кәккүк кошым, ник дәшмисең?
Безгә күпме калган, санале?!
Кәккүк дәшә:
– Сез бит көчле, чыдам заттан,
Күрәселәр сезнең алдале!
Нәрсә генә димә, тормыш дәвам итә,
Күңелләрдә яра булса да.
Түз, чыдам бул, каршы тора бел син,
Тормыш авырлыкларына карама.
Бәхет-афәт, шатлык-кайгы –
Нәрсә көтеп хәзер яшисе?
Абыем бүген 29 яшендә
Әле тумаган бала әтисе.
Төпчек булгангамы, иркә идем,
Абыем әнә әтигә охшаган.
Тырыш, сабыр, әткәй холыклы ул,
Һөнәрне дә аныкын сайлаган.
Җәйне көтәбез. Тиздән абыем туе.
Туй күлмәге инде алынган.
Тик чәчәкләр бүген абыем туена түгел,
Аның каберенә салынган.
Ишетәсеңме? Кабат кәккүк тавышы
Кемнең үлемен алдан кисәтә?
Туйга җыелган акча җитеп бетми,
Абый туачак баласын нык көтә.
Кичке рейста чакта төнге юл
Алҗыта аны, йокымсырата,
Иртән иртүк әни җавап бирә,
Өй телефонына берәү шалтырата.
Сагаеп кына әни янына чыксам,
Басып тора тавышсыз-тынсыз.
Йөзе ап-ак, карашы катып калган,
Кулында аның телефон трубкасы.
– Ни булды, әни? Җавап бир!
Ни бар? – димен. Югалып калдым.
Бер мәл телгә килеп, 2 сүзе
Кыңгырау тавышыдай яңгырады.
«Саумы, абыем?! Кабат кайттым яныңа!
Бүген синең туй буласы көн.
Исән булсаң, хәбәр алыр идең –
Малаең туачак, УЗИ күрсәткән.
Хатының сине тилмереп көтә,
Бертуктамый исемең кабатлый.
Сурәтеңне кулыннан төшермичә,
Ашамый-эчми, төнен йокламый.
Әни белән хәлләр авыррак,
Ул да сине көтә сагынып.
Тик өйдә түгел. Юләрләр йорты –
Аның хәзер торыр урыны.
Синең үлемеңне ишетүгә,
Уң ягы бөтенләй ишетми.
Кул-аягы йөрми, берни дәшми,
Битараф бардан, берни кирәкми.
Минме? Мин, абый, яшәмим,
Ә көн күрәм япа-ялгызым.
Шоферлыкка тәкъдим бар иде –
Таныклыкны учакка яктым.
Шул учакта янса иде бар да:
Мин күргәннәр, баштан кичкәннәр.
Әти белән сиңа анда яхшыдыр да,
Тик миңа хәзер кала нишләргә?!
Әти-әни, әби-бабай булып,
Оныклар тәрбияләргә теләде.
Кара кайгы моңа юл куймады,
Бирде, орды, сукты һәм җиңде.
Әйтче, Ходам?! Бәхетле итеп яшәүнең
Әллә гөнаһысы бармы, аңламыйм?!
Якыннарсыз иттең мине, тик гаебе нидә
Әле дөньяга тумаган баланың?
Күрче, ата-анасы булып та,
Күпме бала ятим санала!
Гаеп итмә нарасый балаларны,
Ата-анасы булсын янында.
Гомер ике килми, бер яшибез,
Хаталарыбыз бар икән – онытыйк.
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең
Кадерен белеп, хәлен сорашыйк».