Манаралар калкып дәшеп тора...
Биш кат ертып күкнең пәрдәсен
Мөәзин сөрән сала...
Шул мизгелдә
Тын калмыйча ничек түзәрсең?
Азан белән намаз арасымы –
Яшәү белән үлем арасы?
Мәрхүмнәрне искә алган чакта
Нәкъ шулай ук тынып каласың...
Мизгел генә бары,
Берни түгел.
Бөтен гомер бары бер мизгел!
Күкне ярып азан ишетелә:
Соклана да, сыктый да күңел...
Соклана да күңел, тетрәнә дә:
Гавам соңарттырды намазга...
Дөнья куып – дөнья куйды берәү,
Намазлары мәңге казада...
Соңгы намаз.
Соңгы тәкбир.
Тынлык...
Яшь тыгыла килеп бугазга.
Алда ләхет ята.
Ул – намазсыз.
Һәм укыла аңа җеназа.