(күңел лирикасы)
Түзеп булмый галәм аклыгына...
Төн узган да дөньям агарган.
Күз камаша...
Күнегелгән булган
Гадәттәге соры таңнарга.
Чыдап булмый икән ул аклыкка...
Каралырга өлгерсә бу җан:
Ак дөньяны үз итмәгән өчен,
Үзең кичер, Раббым, Бер Хуҗам!
Бүген аклык күзне камаштыра...
Аклык күзне чәнчә, яшь коя...
Миңа хәрәм дә күк,
Ә шулай да
Минем өчен дә күк бу дөнья!