Булмый

Язмышларны булмый кире язып.
Кабат-кабат күпме дәшеп тә
Үткәннәргә кире катып булмый,
Кабат кайтып булмый яшьлеккә.

Булмый, күпме генә теләсәң дә
Үткәннәрдән качып котылып:
Алар йөри хәтер биштәрендә
Истәлекләр тулы йөк булып.

Булмый, ничек кенә омтылсаң да
Озынайтып бәхет мизгелен.
Ничек кенә ачынсаң да булмый
Кайгыларны урап. Бул түзем!

Сәгать сукса – булмый, һичберничек
Әҗәлеңнән качып котылып:
Бүген “китсәң” – үкенечсез булсын!
Булмый җиргә киредән туып.

Бер үк юлдан булмый ике узып.
Бер үткәндә белик кадерен!
Гомер озынлыгын үлчәп булмый:
Тәмен белеп яшик һәр көннең! 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад