Көзләрдә — бозларның суыгы,
Кышларда — карларның аклыгы...
Язларын гөрләвек шикелле
Ташулар акты да
Калмады тамчының актыгы...
Таммады аклыкның тамчысы...
Каралган булган ла ак тышча.
Ак-кара буталды үзара,
Күзләрем ачылды яңача...
Күзләрем ачылды...
Ак түгел
Ак булып тоелган һәр нәрсә!..
Каралар акланыр...
Кем белә?..
...Карасын аклыкка күчерсә.
Ак булып күренгән һәр нәрсә
Ак түгел,
Һәр акны «ак» дию хак түгел!
Ак җире булган күк
Карасы да була —
Бик чуар, ай чуар бу күңел!..