Гаеткәчә...
Авыл.
Бәйрәм киче.
Иртәгә – Ял.
Барысы...
Барысы кайткан авылга.
Шул хөрмәткә клуб ишеге ачык:
Даңгыр-доңгыр “моңнар” агыла...
Туганнарың, дус-иш, сыйныфташлар,
Күрше-күлән – бар да
Бирегә
Изге йола үтәр өчен кайткан:
Тәүбә итеп сәлам бирергә...
Ә бүгенгә?..
Ә бүгенгә әле
Урысчалап кирәк биергә...
Бүген әле бары бәйрәм киче:
Азан түгел – хәмер агыла...
Бер кардәшнең туган көне икән,
Чучка мае менгән табынга...
Бүгенгесе әле гает түгел:
Гаеп итми һичкем, ләбаса!..
Син дә – күтәр:
“Исәнлеккә!” – диеп,
Кабып җибәр майлы колбаса!..
Син дә кайттың туган авылыңа...
Килмешәктәй торма!
Уз түргә!
Әллә безне хөрмәт итмисеңме?
Тот чәркәңне! әйдә!! күп күрмә!!!
Ә иртәгә?..
Ә иртәгә – гает!
Тик... ни гаеп,
Дус-ишләрең сүзен куәтләп,
Тик бер генә чәркә йотып кую,
Алар хакын - хаклап, хөрмәтләп!?
Син дә башкалардан ким түгел лә!..
Нәрсә?
Синнән булмыймени соң?
Биредә бит бөтен үз-ишләрең,
Тартынгалап тору инде соң...
Әйдә – күтәр!
Әйдә – салып җибәр!!
Әйдә – чәркәң җитсен төбенә!!!
..Шешәләрдән “бәйрәм хөрмәтенә”
Гает бәрәкәте түгелә...
Гает көне!..
Гает көнне бар да күзен ертып
Уяныр да иртә-таң белән
Баш авырткан көе тәкбир әйтеп,
“Иман"ына кайтыр...
Мин беләм:
Кичәгесен бар да тәүбә итәр,
Кабат бозар өчен...
Аннары...
“Дөнья авыр!
Харамнан да, зинһар,
Аерма!” –
Дип, алар ялварыр.
Ә син?..
Гает көнне син дә алар белән
Бер үк сафта басып торырсың,
Махмырлылар хәмер сораганда
“А-а-а-м-и-и-и-н!” – диеп,
Дога кылырсың...
Син дә – шуннан!
Син дә – шул кавемнән!!
Син дә – хәзер шулар сафында!!!
Син – аларның шатлыкларын бүлдең,
Һәм ашадың алар ашын да...
Син дә – шул ук дәрәҗәдә бөек,
Син дә – шулар кебек тәбәнәк:
..Кыям басып тостлар, хәмед әйттең
Һәм...
Сәҗдәгә төштең – тәгәрәп...