(триптих)
1
Гөнаһ кылу башта коточарлык авыр зур йөк булып тоела.
Гөнаһланган саен ул йөк бушый, җиңеләя бара, җуела.
Шулай итеп “тырыша торгач” бер көн сизелми дә башлый авырлык.
...Җиңеләйгән саен өелә тора гөнаһ арты гөнаһ тау булып.
2
Мин тәүбәгә киләм таң атканда, кичен тәүбәләрем бозыла:
Гомер җепләрендә тәсбих булып гөнаһ катыш тәүбә сузыла.
Мәхәббәт һәм нәфрәт арасыдай якын тәүбә-гөнаһ арасы:
Тәүбә итсәм иске гөнаһлардан – кабат туып тора яңасы...
3
Ялгыш адым сөйри җәһәннәмгә, тәүбәләрем – тартып чыгара:
Тәүбә арты – гөнаһ, кабат тәүбә – җан шайтанга шулай олага!
"Күңел – Шайтан!" – диләр, күңел зәгыйфь! Мин – гөнаһлы адәм баласы:
Ә шулай да, җәһәннәмгә түгел, җәннәтләргә килә барасы!