Глобализация (диптих)

Бөтерелә чоңгыл... Ахырзаман
Ым кагамы әллә безләргә?
...Туры килде чоңгыл өсләрендә
Сукыр ташкыннарда йөзәргә...

                                                         Зөлфәт
1
Океан тын.
Суы тулы балык.
Суны сөзә алар
Су кабып...
Китлар гына тынлык айкап йөзә,
Һәм...
Пингвиннар йөри буталып.

Төпсез тынлык.
Төптә —
Күпме дәүләт,
Күпме мөлкәт,
Күпме Караблар...
...Тын иминлек, эчкә җәлеп итеп,
Тирәнлеккә куйган кадаклап.

Тын иминлек эчкә җәлеп итеп,
Күпме милләт инде йотылган...
Күпләр кыйблаларын, тамырын җуеп
Шул тынлыкка чумган — котылган.

...Дулкын ярып өстә чоңгыл (Биредә «айсберг» мәгънәсендә) йөзә.

Безнең чоңгыл йөзә...
Ул — упкан...
Чоңгылларын ташкын алып китеп
Харап булды күпме халыклар.

Дулкын кага...
Без — чоңгылда бары.
Нух көймәсе моннан мең артык!
И Ходаем!..
Ярдәм ит син безгә!!.
Кыйблаң күрсәт!!!
Чоңгыллар — ватык...
.
2
...Дулкын тынган.
Эссе көн үзәге.
Шәүлә төшми хәтта —
Төш чагы.
«Татар акылы —
Төштән соң ул!» — диләр.
Безнең чоңгыл эри...
Чайкалып.

Һәммәбез дә чоңгылларда йөзә:
Океан да уртак, кояш та...
Барыбыз да йотылырбыз микән?..
...Чоңгыл эри бара кояшта.

Океан — тын...
Кояш — уртак үзе...
Тын суда да була агымнар.
Барчабыз да бер тынарбыз ансы...
Соңгы өмет — салкын агым бар!..

Балык булып...
Сазлы төпне сөзеп...
Тыныч кына яшәп коллыкта...
Күпләр чоңгылларда чайкалыша...
Һәм...
Югала рәхәт тынлыкта.

И Ходаем!
Ярдәм ит Син безгә!
Без — битараф,
Ваемсыз артык...
Без кушылдык гавам шаукымына...
Без — кыйбласыз...
Чоңгыллар ватык...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад