Яңа ел төне

Миладиның иң әүвәлге төне.
Гайре иләһ кирәкле тагын.
Гайса туган төндә
Хәмед җырлап
Иблис үзе көйләгән табын.

Җир шарында бу төн - бәйрәм төне!
Шайтан өерләре фал ача.
Могҗизалар көтә зәгыйфь күңел:
Яңа бәхет тели.
Яңача...

Зәгыйфь җанда кабат мәҗүсилек.
Бу төн - мәҗүсиләр мәҗлесе:
Күңелләрдә бәйрәм рухы кайный,
Канда кайный шампан әчесе...

Шампан бөкеләре атылганда
Әкияти җеннәр иректә.
...Сәгать чыңы уникене суга:
Теләк теләү кирәк ничек тә! 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад