Ярамый бит

Кәләпүшле егет,
Калфаклы кыз,
Урамдагы чатта күрешеп,
Дөньяларын онытып басып тора
Кочаклашкан көе,
Үбешеп!

Чатта, гүя, алар икәү генә,
Алар өчен генә, гүя, төн:
Түбәтәе учларына кыскан
Калфагының асыл гаурәтен...

Урам гөжли «тыз-быз» —
Ташкын булып:
Һичкемнең юк һичкемдә эше...
Урын-вакыт, әхлак — һәммәсе дә
Һәр кешенең шәхси үз эше!

Заман шундый...
Кем дә кыеп әйтмәс
Ошбу эшне бүлеп шул мәлдә:
Нишләвегез!
Әдәбегез кайда!!
Ярамый бит болай!!!
И бәндә...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад