Меридиан тукталышы.
Казан.
Яктырмаган әле.
Асфальт телләрендә ак кар эри.
Йокы сорап
Йөрәк каккан мәлем.
Ак карларда комлы кара эзләр...
Урам фонарьлары яктысына
Ничек чыдар алар, ничек түзәр?
Ә мин белмим кайда атлыйсым –
Бу таң гади генә таңмы соң?!
Без төн буе каһвә эчә-эчә
Бар серләрне бүлдек
Бүген-кичә...
Син беләсең
Дин ягыннан
Мин каһарман түгел,
Шактый азгын күңел...
Ә син...
Күптән түгел
Хаҗга барып кайттың.
Тик...
Без кичә
Кызлар озатыштык.
Элеккечә...
Һәм син ялгыш
Кабат...
Боза яздың антың.
Кызлар...
Кайсы – уртак,
Кайсы – башка берәү пары...
Сиңа – гыйффәт кирәк,
Миңа ансы
Булмаса да ярый...
Ә чынлыкта...
Уртак кызлар булмаса да
Бар иде бит
Уртак хыяллар да:
Тик...
Күрәсең гомер дулкыннары
Какты башка ярга...
Хыяллана идек
Без – ике дус:
Син үз парың,
Мин үз ярым белән –
Дүртәүләшеп
Театрга йөрербез дип...
Тормыш үзе
Зур театр икән лә бит,
Моңсу кәмит –
Әле елыйм, әле көләм...
Сиңа дустым
Өйләнергә вакыт!
Тик сайланма артык...
Озак итеп
Көткәннәре,
Өмет иткәннәре
Әрәм булыр тагы
Кияүләргә китеп.
Үземә дә
Күптән вакыт инде –
Беләм.
Тик...
Мин яшим һаман
Әйтерсең лә таган,
Җил уңаена тирбәлеп,
Көнлек тормышка кинәнеп
“Бары – шөкер” белән.
Сиңа дустым өйләнергә кирәк!
Юкса...
Хаҗың әрәм китәр.
Тәкъвалыгың булыр
Бушка.
Бу сүзләрне мин әйтмәсәм,
Вәсвәсәдән кисәтмәсәм -
Әйтмәс кем дә.
..Син – иң якын дустым минем
Шушы көндә.
Икебез дә өйләнгәчтән
Төннәр буе бергә...
Бәлки,
Каһвә эчмәбез дә.
Ә әлегә
Тәм табабыз шуннан.
Таң атканда гына
Күзгә йокы кунган...
Дуслыкны бит
Меридианнарга салып
Булмый үлчәп!..
"Шәрыкъ" уртак безгә,
"Иҗат" уртак...
Кызлар -
Шөкер, уртак түгел,
Шунсы бик шәп!
Меридиан тукталышы.
Казан.
Таң атмаган әле.
Әллә йокысызлык,
Әллә каһвә тәэсиреннән
Йөрәк типкән мәлем.
Машыйналар агымында
Таган сыман тирбәлешеп
Карлар ята.
..Һәм карала...
Җиргә иңеп ясый алар хата.
Ә мин кичә Зәмзәм суы эчтем:
Гөнаһларым булса, Ходам, кичер!
..Әле каралмаган карда басып торам,
Белер-белмәс кайда барасым,
Әмма...
Килми йоклап каласым.