Шәһәр кары

          Тонык күзле шәһәр агымын
           Уятасы килә... мизгелгә...
           Кар ява, кар ява урамда!


                               Ләйсән Фәтхетдинова

Тонык күзле шәһәр агымы
Уянмас мәңгегә, мәңге дә...
Йомшак кар кытыклар шәһәрне,
Ярсытып йоклаган хисләрне...
Хис кайтмас тик тәүге мәленә.

Кар явар күңелгә...
Салкын кар
Агартыр урамның чатларын…
Бары тик хәтердә, күңелдә
Сакланыр кардай саф чакларың...

Кар ява төннәрен...
Ә көндез?
Ә көндез ап-ак кар карала...
Комлы тоз сибелә ак карга,
Комлы тоз сибелә ярага...

Кар каплый бозыклык ярасын
Бары тик мизгелгә…
Ә аннан?
Ә язын?
Ул үзен аклыймы?
Сафлыгын саклыймы?
Шәһәрдә ак көе ятмый кар —
Мизгел дә...
Ап-ак кар...
Таптала...
Изелә...

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад