Кәфенгә төрелгән
Шайтанны күмәләр.
Бай булган күрәмсең,
Әйтерсең, җиңүче, — күкләргә чөяләр.
Ул үзен Алла, дип,
Уйлады тормышта.
Җиңүче дип белде,
Гаделсез сугышта.
Әмма ул ялгышты...
Төтеннән зәңгәр күк арчылган,—
Тәмугка, дип, аңа
Ишекләр ачылган.
...Фәрештә елмайды,
Ашыкты намазга.
Инанды карында
Язылган язмышка.