Этләр өрә...
Ахры, бәла килер...
Алла инде Үзе сакласын.
Догаларыбызны
Кабул кылып,
Гөнаһларны безнең акласын.
Этләр өрә,
Бүре йөри тора...
Түбән тәгәрәде дөньялар.
Нинди генә инде
Заманалар булыр?
Нинди булыр безнең балалар?
Этләр өрә,
Күңелгә шом салып.
Я, Ходаем, бирче сабырлык.
Ачы җилләрдә дә
Сыгылмыйча,
Бирешмичә тора алырлык...