1) Көзге шәһәр буйлап сагыш йөри,
Яралыйм дип йөрәк пәрдәсен.
Тын бүлмәдә егет бәргәләнә,
Югалткан ул тормыш мәгънәсен.
2) Шаян дуслар, бетмәс кәеф-сафа
Илтте чыгып булмас упкынга.
Агым белән бергә китмәс өчен
Тотынырга кайсы дулкынга?
Кушымта:
Син белмәдең, дустым, бәхет юлы,
Изге Коръән аша бирелә.
Тик кайвакыт адәм баласына
Гөнаһ юлы күркәм күренә.
Үзгәр, дустым, син бит исән әле,
Гыйбадәт кыл газиз Раббыңа.
Ул дәвалар сине үткәннәрдән,
Иман салып ялгыз җаныңа.
3) Саф сөюгә башын игән яшь кыз
Сәҗдә кылмый Бөек Раббына,
Сөйгән иде… Ләкин бүген елый
Ышандым, дип, егет халкына.
4) Әй, сеңелкәш, юкка гына Раббың,
Тыймады бит бозык юллардан.
Сыналмаган иман көчсез булды,
Чынга ашкан ямьсез уйлардан.
Кушымта.
5) Бер атаны бүген рәнҗеттеләр,
Каты дәшкән өчен улына.
Үгетләми калу мөмкинме соң,
Хәмер тотса балаң кулына?
6) Соңга калды ата, белмәде шул,
Ничек дөрес юлдан барасын?
Еллар үткәч, гамьсез ялгышының
Газизендә кабатланасын.
Кушымта.