Ахырзаман

Көнбатыштан кояш чыгып килә,
Ахырзаман.
Бу заманның ахыры.
Юл читендә калган ятим
Елый акырып.
Заман хәзер шундый тупас, ахры.
Егылган ир кылычына сузылырга
Уңай вакыт эзли.
Җирне ертып, ватып
Җәсәденә кергән җаннар
Күктән яктылыгын эзли.
Күктән.
Ахырзаман.
Исрафил хан
Сурга өрә Каф тавыннан,
Ә вәзире — Җәбраиле,
Соңгы тамчы ышанычка
Коръән төреп
Күккә менеп бара...
Җәннәт белән Тәмугъ арасында
Вәхшәт бара.
Вәхшәт,
Мәхшәр бара.
Газраил ут яга,
Шәһәр ватыклары
Кабер ташы кебек
Салкын...
Ләкин якын...
Салкын, салкын, салкын.
Җир ананы үзен
Баскан ялкын,
Ләкин салкын...
Күктән кара болыт
Җан авазы белән:
— Качыгыз бу җирдән,
Яшен яңгыр белән кочаклашып,
Чистартырга килә җир ананы
Яман чирдән...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад