Бераз гына бәхет

Бераз гына бәхет,
Тәрәзәдән соңга калган таңның
Иң ашыгыч нуры үтеп керде,
Сине күреп керде.
Күңелләрне җилкендергән кебек,
Фәрештәләр савыт-савыт савап
Түгеп китте йөргән сукмагыңа,
Иман сибеп үзаңыңа...

Әнкәй,
Җәннәт нинди төстә икән,
Өстә микән,
Минем күзләр кебек
Зәңгәр төстә микән?..
Бераз гына бәхет,
Күп кирәкми.
Бераз гына бәхет,
Зур теләкме?..
Һәм үлчәүгә салган
Яхшы белән яман,
Алып китәр безне
Төрле якка.
Бәлкем, салкын якка,
Бәлкем, җылы.
Әйе, мин дә — Адәм улы,
Һәм дә минем кулда
Калтырана соңгы бер яу угы.
Дәҗҗал чыга калса,
Куллар җәя тарта алса,
Саклана ул бер күзле Дәҗҗалга.
Ул бер күзле,
Ә без ул чакларга,
Бөтенләй дә күзсез булырбыз,
Бөтенләй дә, бәлкем, булмас без...

Савыт-савыт савап,
Күңелдәге бәллүр бушлыкларны
Ямап куйды,
Таңның нуры янап куйды:
«Җитте», — диеп.

Бераз гына бәхет,
Кояш бездән көнбатышка китте,
Көн сагышка китте Җир белән.
Кубарылып дөнья шаукымыннан
Шайтан туе гөрли җил белән...

Зәмзәм чишмәсенә тезлән дә син,
Кушучлап тәнеңә сихәт ал.
Комлыклар илендә йөземнәр,
Чит якка куылган елый тал.
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад