Бишенче фасыл

Бу кыш түгел,
Бу бишенче фасыл.
Зәмһәрир суык көн.
Үлчәүле күкләрдән
Кара кар түгелә
Күптәннән,
Кылдан да нечкә чак,
Түзмәгән өзелә.
Үлчәүдән түгелә...
Күзләрдән колакка,
Тамакка, үпкәгә,
Үпкәдән йөрәккә...
Кан тамыры өзелә.
Яшәргә кирәк тә,
Соң инде.
Гомерне кар күмә...
Тракторлар, көрәкләр тик ята җәйләрдә.
Аларда җәй икән,
Ә бездә?!
Бишенче фасыл бу,
Караңгы төссез төн.
Ай бүген ачуын болытка яшереп
Сыкрана төнозын.
Урамнан шар ярып,
Ашыгыч ярдәмме, ашыгыч хәбәрме
Ашкына.
Тынычлан,
Күкләргә аш кына,
Ул илдә башкача.
Язмыштан кем кача,
Тотыла берәр чак
Кешесез бер чатта.
Шулчакта,
Яндырыр бөек хан
Үткәнне учакта.
Бу кыш түгел,
Бу бишенче фасыл.
Асылның асылы шушында ачылды...
Эх, каһәр суккыры,
Бу бүлмә гел шулай
Кешесез ил кебек,
Диварлар тавышын йөртерме.
Җил булып киенгәч
Фәрештә сыманы
Бу җиргә безне дә кертерме?
Кар белән буталып
Чәркәдән хәмерме,
Яңгырның шифасы тамамы?
Бу ерткыч бер азгын –
Шайтанмы, иблисме, Алламы, баламы?
Кем белгән...
Күзәнәк төшендә сакланган иманны
Бер учка җыярга маташам,
Кулларны күкләргә күтәреп ант эчәм,
Адашмам, Ходаем, адашмам!
Язларның ялганы,
Җәйләрнең кайнары,
Әйтерсең, караңгы мәхәббәт бәйрәме.
Көзләрнең сарысы,
Ак кышның салкыны,
Көндәшнең туйга дип җыелган бәйләме.
Бу — елның бишенче фасылы...
Үзәкне өзгәли,
Кисәкләп бүлгәли
Тормышның зәмһәрир салкыны.

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад