Һәм югалган көннең матурлыгын
Биләүләргә төреп тибрәткәндә,
Бирәчәккә алынган бәхетнең
Китәм-китмим диеп тибрәлгәндә.
Әллә каян күкрәү арасыннан
Фәрештәләр тав(ы)шы сузылгач,
Һәм томанлы көннең һавасыннан
Аңны җуеп, тының буылгач,
Кулларыңны күкләргә күтәр дә
Ярлыка дип сора Ходайдан,
Зинһар өчен мине гафу ит Син,
Туры юлга басам бу айдан.
Туры юлга басам бу айдан мин...
Һәм ярдәмен сора Аңардан,
Ә төтенгә баткан заманада,
Караңгы таң ата яңадан.
Караңгы таң ата, калтыранып,
Мәче кебек ялт-йолт каранып.
Һәм кирәкми әнкәй белән диеп,
Икмәк тотып юкка карганып,
Гөнаһ салып болай да гөнаһлы
Бу Җир шарын төреп карага...
Кулларыңны күкләргә күтәр дә
Саҗдәгә төш, зинһар, Аңарга.