1.
Һәм кабат син
Миңа ачуландың,
Никтер ярсуландың!
— Язмыш хаксыз, диеп.
Янда йөри тормыш көлеп,
Читтә заман.
Азан тавышына сыра эчеп
Шау-гөр килә Казан.
Бер дивана кабер казый,
Үз-үзенә үлмәс борын.
Җанга бүген шундый кыен.
Язылмаган кагыйдәләр,
Уйнап туялмаслык уен.
Ак корымга баткан уйлар,
Эзләп йөри изге сулар.
Тып-тып диеп вакыт тама,
Ерак-якын бер томана
Акыл сата бүлеп-бүлеп.
Үткәләдем мин төкереп
Ишетелгән киңәшләргә,
Алтын, якут киңәшләргә.
2.
Үпкәләдең.
Шундый заман.
Мин соң, җаным,
Нишли алам?
Бар да әйтә:
— Безнең заман.
Ә мин күрәм
Артта калам.
Изге дошман яралады,
Ике җепне аралады
Һәм ыргытты йомгакларны
Бутап куеп сукмакларны.
Ә син миңа ачуланма,
Кирәк түгел, ярсуланма.
Коеда су агуланган,
Зинһар, суны аннан алма.
Кара эзгә аяк басма,
Комнар сөйрәр сине аска.
Ә мин артта калып алга,
Барам каршы заманага.
3.
Тәмуг яучылар җибәргән,
Җәннәт ханнан җирне сорап.
Җир гүзәлкәй, җавап көтә,
Көннәр-төннәр уза елап.
Ул ялвара әткәсенә:
— Әткәй, зинһар, кызган, диеп,
Теләмим мин саргаерга
Тәмуг дигән утта көеп.
Ак җәннәттә тик чабыша
Яучы булган кара җаннар.
Уңай җавап ишетмәгәч,
Ачуланды җен-шайтаннар.
Урлап китте алар Җирне.
Оҗмах-тәмуг арасында
Калдырдылар алар Җирне,
Яшәү-үлем арасында.
Хәмер-мәкер дөньясында.
Ә без шунда туган буын,
Безне аңлау бик тә кыен.
Ачуланма, шундый заман,
Мин соң, җаным, нишли алам?
Без адашкан буын диеп,
Берәү ташка кырып язган.
Бизәкләгән ул, сырлаган.
Күңелендә булган уйлар,
Кайнар тәнгә сыялмаган.
4.
Тонык яңгыр яуды бүген,
Һәм күгәргән тамчылардан
Күл җыелды урамнарда.
Күпне күргән бу тамчылар
Карлар булган бураннарда.
Аларның бит хәтере бар,
Шуңа да саргайган сулар.
Әбиләрнең, бабайларның
Җиргә аккан яшь-каннары,
Ач-ятимнең, ялангачның
Суга үткән моң-зарлары...
Барысын да хәтерлиләр,
Ак сакаллы карт тамчылар.
Барысын да хәтерлиләр,
Үлмәс булган яшь тамчылар.
Ә син миңа ачуландың,
Ал кулыңа тамчыларны.
Кара әле күңелләрен,
Кара ниләр кичергәнен.
Күрәсеңме, сизәсеңме
Тамчыларның ярсыганын.
Нәкъ милләтем күңеледәй,
Ярсулары эчтә аның.
Ә син миңа ачуландың...
Карга иске замананың
Икейөзле явызларын.
Куркакларын, ялагаен,
Чирләп беткән замананың
Акча колы булганнарын.
5.
Өмет җаны йөзә күктә.
Тәне ташка бастырылып,
Күзен йомды гомерлеккә.
Яңа хуҗа эзли саф җан,
Югарыда, биеклектә.
Зәңгәр, кара булган күктә,
Белмим анда кемне табар.
Курган-курган салкын кабер...