Кояшсыз таң ата
Шар ярып,
Һәм белмим, билгесез,
Бу йортның дивары
Тоталырмы әле
Эчендә кайнаган моң-зарын.
Бераз гына бәхет.
Тик Мәккә
Борылмас ул сиңа,
Йөзеңне шул якка бормыйча,
Изгелек эзләргә
Бирелгән җаныңнан
Иманың түгелеп таммыйча.
Чикләрдән ашса да
Чынбарлык карасы,
Шул кара эченнән
Юл ярып барасы.
Һәм җәймә, ак җәймә
Сора син Бөектән.
Без шундый тумыштан,
Без шундый электән.
Һәм күктән сибелгән
Ямаулы этлектән,
Бу тәннәр юпь-юеш,
Һәм кипмәс кебек тә.
Бераз гына бәхет,
Һәм иртән,
Яңадан бизәнеп,
Ясанып, бизәлеп,
Без әзер, имештер,
Башларга ак биттән:
«Йә, Ходай, бир ярдәм,
Сусаган мин күптән».
Савыт-савыт савап
Тәннәргә түгелеп,
Тузанны селкеде
Каргышлы саф Җиргә,
Киләчәк дигәннең иң соңгы көннәре,
Зякәтен өләште ач илгә.
Бераз гына бәхет,
Һәм тиздән бу дөнья бетәчәк.
Зур сынау үтәчәк.
«Киләчәк, киләчәк» —
Каңгырый аңсызлар.
Җансызлар җан эзли,
Тәнсезләр эзли тән,
Һәм тиздән
Бөекнең коллары
Бу Җиргә сибелер,
Чәчелер офыкка,
Чәчелер, гөр килер.
Һәм шартлар бу дөнья
Акылдан шашкан күк...
Кайдадыр еракта күренер яңа күк,
Һәм сафлык сибелер
Сызылып-сызылып,
Ә хәтер эченнән
Кысылып-кысылып
Туар Ул яңадан...
Яңа таң...