Ходай, без алдадык кебек инде сине,
Түбәтәйләр киеп, дога укып,
Акыл тукып
Динсез-денсезләргә,
Юл күрсәтеп эзсезләргә,
Без инандык кебек
Үзебез дә,
Үзебезгә.
Курку күзебездә,
Артык күбебездә.
Ходай, без алдадык кебек инде сине,
Кирәк түгел безне ярлыкарга,
Син: «Шул кирәк!» — диген сатлыкларга,
Каргыш төшкән халыкларга.
Син: «Шул кирәк!» — диген
Үлеп барган балыкларга.
Ходай, без аңладык инде алданганны,
Заманыннан аерып алып булмый
Бу кара ялганны.
Ялганлаганны күп гасырлар элек,
Һәм янганны җилләргә күмелеп...
Ходай...
Зинһар өчен ташлама әле безне,
Ятим итеп җиребезне, күгебезне, күбебезне...
Ходай,
Зинһар өчен ташлама әле безне,
Ташлама әле безне...