Тынгысыз тынычлык

АКШның мөселман илләрендә
алып барылган сәясәтенә каршы

1. Күп еллар элек...

Югалган эзләрне
Җил эзли
Сызгыра, үкерә.
Давыл купкан, диләр;
Кем белә?
Тамырга үрелеп тын гына
Түбәндә югалган эзләрнең
Гәүдәсе су сорый
Иренеп тын гына.

Тынгысыз тынычлык
Коралсыз ирләрне
Сугышка чакыра.
Яшьлекне сатарга
Үгетли күпләрне.
Иртәгә сугыш, ди.
Яктыра...
Яктыра.
Бер якта хыяллар,
Хыяллар, хыяллар,
Бары тик хыяллар
Утыра.

Әйдә киттек,
Җил чыккан урамга.
Соңгы кат куыйк та без аны,
Чакыра замана
Юлларга, иң олы юлларга.
Урын юк уйларга
Соңгы кат кочакла
Кадерле ярыңны,
Чит җирдә каршылау
Кыендыр
Көттергән таңыңны...

2. Командир саташа
— Командир,
Биеклек алынды,
Кызганыч, югалттык күпләрне.
— Бетсеннәр, югалтмыйк
Иң мөһим күкләрне.
— Командир,
Иртәгә «яңалар»
Килергә тиешләр,
(пешмәгән бәлешләр).
— Килерләр, күрерләр,
Күлмәктә тусалар
Үлемнән көлерләр.
Ә бәлкем мәңгегә,
Кадерле,
Төшләрдә йөдәткән
Туган ил җиренә,
Сөйгән яр җиренә,
Хыяллар иленә
Китерләр...

Төн белән тын гына
Дошманнар шуыша.
Дошманга:
— Кем анда?
Тавыш юк.
Һавага таралды
Кайралган пычаклар
Күңелне кискәли исләре.
— Кем анда?
Бик әкрен ишетелде.
Кан исе.
Кан исе.
— Командир! Командир!
Командир юк инде...
Җил генә дошманнан
Дошманны аерып,
Бу төнне куарга маташа.
Табигать саташа.

3. Яңа заман
Гудоклар
Өзек-өзек,
— Яңалар килделәр!..
Нишләргә?
Командир?!
Тавыш юк.
Түгелгән кан исе
Һавага үрелеп
Таң нурын сызырга
Маташа.
Табигать саташа.
Буыннар адаша.
Тынгысыз тынычлык
Сугышка чакыра.
Кирәксез сугышка
Кирәксез улларын
Тол итеп кирәксез кызларын.
Кем белсен дөньяга
Ни өчен туганын,
Ни өчен дөньядан уңганын,
Нилектән сулганын.
Табигать күптәннән
Аерды шул инде
Үзенең дошманын.

Югалган эзләрне җил эзли,
Сызгыра, үкерә.
Саф җаннар
Өзелгән тәннәрдән сикерә.
Шул серле тынлыкны
Гудоклар җимерә.
— Командир! Командир!
Бу сүзләр караңгы төннәрдә уятып
Сугышка чакыра.
Без монда, безне җир йотмады,
Дошманнар отмады.
Без җиңеп киттек бит
Шушымы безгә дан,
Түгелгән алсу кан,
Чәчелгән сөякләр —
Әллә бу бүләкләр?
— Командир! Командир!
Командир юк инде...
Ул үзе бер ятим,
Салкын җир кочаклый.
Кызарган мәйданны
Бары тик яңгырлар бит аклый,
Яңгырлар юалар,
Самолет артыннан самолет
Болытлар куалар.

4. Безнең көннәр
Тынгысыз тынычлык сугышка чакыра
Коръәнне яндырып,
Күкләргә талпына.
Таптарга чакыра дошманны,
Зиратын актарып
Ватарга үгетли
Кадерле ташларын.
Тынычлык коллары,
Дөньяны җимерә,
Сызгыра, үкерә.
Давыл купкан диләр,
Кем белә?
Зинданга ябылган
Коръәнле тынычлык
Тоз сорый, су сорый,
Рамазан аена.
Вәхшиләр көләләр,
Иртәгә сәбәп бар
Зур пәри туена.
Төн белән тын гына
Дошманнар шуыша
Дошманга.
Югалган юлларны
Җил эзли,
Тынычлык
Тынычлык сугыша
Тынлыкта...
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад