Кыйбла гына безнең башка якта!
К. Сибгатуллин.
Мин ят сиңа, ә син миңа,
Без ят шушы җир өчен.
Көймәбезнең төбе тишек,
Су баса аның эчен.
Барны бар дип исбатлыйбыз,
Карашыбыз күмерле.
Ипи валчыкларын таптап,
Без йөрибез түгелме?
Һавабызда төтен исе:
Кар өчен дә бу җир ят.
Акка кара таплар кунган
Күлмәк киябез кабат.
Кыргый алма тәмлерәкме —
Чит бакчада без кунак.
Түбәтәйле кавем өчен
Кыйбла гына башка як!