Кабатла

Бу пәрдә артында тәрәзә,
Син йортның җиденче катында.
Тәрәзгә кар-яңгыр чирткәндә,
Аятьләр-сүрәләр кабатла.

Сандыгың ачкычы югалган,
Бикләдең син шунда барын да.
Хәтерең эзеннән барганда,
Аятьләр-сүрәләр кабатла.

Күңелең битләрен ачканда,
Юлларың икегә аерыла.
Канатсыз күбәләк учыңда —
Аятьләр-сүрәләр кабатла.

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад