(хикәя)
Совет мәйданы тукталышында кызыл автобустан төшеп, Ләйлә авыр төенчеген җиргә куйды. Авырлык иңбашларына төшкәнгә, умыртка баганасының әллә кай җирләре сызлый ук башлаган иде. Чаллыга китә торган автобуска кадәр күтәреп алып бара алса, өч сәгать ярым тыныч кына кайтыр иде. Һәрхәлдә ашыгырга кирәк: Чаллыга таба юл тотучылар һәрчак күп була, шунлыктан автобус тиз тула да кузгала. Шулай да берсе китә тора, икенчесе тула бара. Ләйлә, телефонын кесәсеннән чыгарып, вакытка күз салды: өченче ярты. Караңгыга кадәр кайтып җитә алса, әйбәт булыр иде. Авыр сумкасын әле бер, әле икенче кулына күчерә-күчерә, кыз Казан-Чаллы автобусы янына юнәлде.
— Девушка, в Челны?
— Да.
— Проходите в автобус, уезжаем.
Авыр сумкасын төенчекләр бүлегенә урнаштырып, Ләйлә эчкә узды. Болай да бөркү, әлеге төр автобусларда һәрвакыт була торган бензин исе күңелне болгата. Ләйлә уртадагы бер буш урынга барып утырды. Тәрәзә янына сары чәчле бер яшь кыз урнашкан, гаять озын керфекле күзләрен йомып, утыргычын артка җибәргән дә наушниктан җыр тыңлый. Алдагы юлын бүлешәсе иң якын урнашкан юлдашы шушы була икән инде. Ихтыярсыздан: «Юлдашың үзеңнән яхшырак булсын», — дигән әйтем күңеленә килде. Ә кем белә инде аның яхшыракмы, яманракмы икәнен? Өйгә еш кайтырга туры килә, ә кайсы юлдашы гына ачылып китеп үзе хакында нидер сөйли икән? Гадәттә, ләм-мим бер сүз дә эндәшелми. Ләйлә үзе дә сүз башламый, уйларга чумып барырга ярата.
Ишектән берәм-берәм үтә тордылар, буш урыннар тула барды. Менә кулына кәрәзле телефонын тоткан дүрт-биш яшьлек бер малай узды. Арттан әнисе дә керә икән. Урта яшьләрдәге ханым, улын җитәкләп, күзе белән буш урыннар эзли башлады.
— Мам, айда дальше пройдём, — дип эндәште «егет», әнисенә башын күтәреп.
— Проходи, улым...
Шушында әни белән ул арасындагы сөйләшү «эчкә узды», Ләйлә башка сүзләрен ишетмәде. «Улым»... Димәк, татарлар икән. Ә тышкы кыяфәтләреннән һич аерып булмый, хәер, автобуста утыручы кайсы кешенең тышкы кыяфәте буенча милләтен билгеләп була икән? Соравына җавап эзләгәндәй, Ләйлә як-ягына каранып алды. Кемдер ноутбугына текәлгән, кемдер якын юлдашына башын салып йоклый, артта бер егет кызларга нидер сөйли, ара-тирә кычкырып көлгән тавышлары гына ишетелгәли... «Пристегните ремни, трогаемся!»
Автобус кузгалды. Ләйлә һәрвакыттагыча үз уйларына чумды. Кызык: өр-яңа дөньяны таный башлаган балалар да үз телләрендә хәтта «әни» сүзен дә әйтә алмыйлар микәнни? Ә кем гаепле? Шушы ук «мамасы» аны шулай тәрбияләмимени?! Ләйлә артына борылды: теге нәни «егет» әнисенә сеңеп бетеп йокыга талган. Мөгаен, авылга әбисе янына кунакка кайтадыр инде. Ә әбисе сөекле оныгын көтә торгандыр, вата-җимерә булса да, аның күңелен күрергә теләп, русча да сөйләшәдер әле.
Казан артта кала... Дәртле Казан, моңлы Казан, татар иле булган Казан...