Син йомшак мендәр белән
Иркәләнеп ятканда.
Салкын бозлы җилле таңда
Алар инде хезмәттә.
Син баллы, кайнар чәй эчеп,
Төшке аштан килгәндә.
Алар инде сакта тора,
Утырышта тәртип кора.
Син эшеңнән вакытында
Йөгерә-йөгерә кайтканда,
Алар кичен судтан кайта,
Көн төнгә авышканда.
Суд приставлары һәрчак,
Җитди һәм дә түземле.
Хезмәттәге һәрбер очрак
Алар белән күнелле!