(Хәзерге көн тормышыннан бер күренеш)
(Диванда, юрганга ябынып, мөлаем гына ханым газеталар караштырып утыра.)
Иркә. Ниләр генә язмыйлар бу газета-журналларда, шаклар катып утырам. Япониядә галәмәт, заман ахыры, ди, анда... кешеләре, йортлары белән юкка чыгалар. Аллам, Үзең сакла безне, бигрәк куркыныч яшәүләре, сынауларыңны сабырлык белән һәм дә җиңеллек белән үткәрергә язсын иде...
(Саидә керә.)
Саидә. Иркә апай, нихәлләр? Нишләп ятасың?
Иркә. Нишлим, ди, инде яраткан газеталарымны караштыра идем әле.
Саидә. Нәрсә булсын шул кәгазьдә, телевизорында да шул бер җүнле нәрсә юк. Мактаналар да мактаналар. Алардагы кебек акчам булса мин дә «кәттә» генә басып йөрер идем.
Иркә. Алай димә инде, күршекәем. Син болай да гел «кәттә» менә дигән фатирың, яңа машинаң, күңелеңне җылытучы гаиләң бар. Синең өчен җанын бирергә дә әзер торган әти-әниең, туганнарың була торып, ничек шулай әйтә аласың?
Саидә. Сиңа гел бар нәстә идеаль инде, җитми, шул җитми, Иркә апай, эштә зарплатаны кистеләр. 8 мең зарплата алам. Иремнең дә эшендә кыскарту, ди, әле анда. Малайлар икесе дә эшләп йөри, барыбер җитми. Ашарына кирәк, кияренә кирәк, күп китә бит. Кеше янында ким-хур булып йөрисе дә килми.
Иркә. Үтерәсең син, күршекәй, гел матур, ыспай гына киенеп йөрисең бит, артыгы нигә ул киемнәреңнең?
Саидә. Сиңа рәхәт ул яктан, кеше янына йөрмисең, шуңа аңламыйсың. Менә кичә «Кольцо»ның бер магазиныннан туфли алып кайттым. 3000 китте, бер күлмәксыман кофта алдым 2800 булды, ашарга алдым, обшым 7 меңгә төште... Нинди акча җитсен? Машинаны да алмаштырасы килә. Ирем аптыраганнан төнге сменаларга эшкә йөри башлады, барыбер толк юк.
Иркә. Әле инвалидность ясаттың аңа да бирәләр бит, файдасы тимимени?
Саидә. Кая, 3-4 мен акчамы инде ул бүгенге көндә! «Бәхетлегә» кереп ипи-сөтлек кенә алганда да 500 сум калдырып чыгам мин. Әле өйгә теге импортный, яңа чыккан обой заказать иттердек. Эштәге кызларның өйләрендә шундый обойлар күреп кайттым.
Иркә. Әле күптән түгел генә ябыштырттың бит обойларны?!
Саидә. Яңа кирәк, яңа...
Иркә. Мда... Әлбәттә, әйбер өстенә әйбер алып торгач, җитми инде ул акча.
Саидә. Аңламыйсын син, Иркә апай, аңламыйсың... син бит гел өйдә. Сиңа шул пенсияң җитә, минем кебек акча туздырып йөрмисең, сиңа кирәкми. Зарланмыйсың да...
(Иркә көлеп куя.)
Саидә. (Эмоциягә бирелеп сөйләргә керешә). Чын, синнән үз гомеремдә бер тапкыр да зарлану сүзе ишеткән булмады, җаным. Ә югыйсә, зарланырлыгың да бар.
Иркә. Юк, бернидән дә зарланмыйм, Аллаһка мең шөкер. Сынауларын җибәрә Ул һәркемгә дә. Бары тик сабырлык белән булганына разый булып яшим. Пенсиям җитә, әлхәмдүлиллаһ.
Саидә. Анысы әйе, мин бәхетсез инде, Иркә апай. Иремнән уңмадым мин (еламсырап). Мин машинада, ә ул җәяү йөри, адәм ыстырамы булып.
Иркә. Алай яманлама, ярамый. Йөрсен, димәк, аңа шулай җайлы.
Саидә. Эштә джипларда гына китерәләр хатыннарын, ә минеке автобуста чаба...
Иркә. Ярар, тынычлан, юк нәрсә белән утырма, әнә Япониягә кара. Анда җир тетри. Машиналарның, йортларның берсенең дә кирәге юк аларга бүген. Ул мал җыю җүнлегә алып бармас, омтылма, күрше. Аллаһ ташламый, Ул бирә, кигәнгә — кием, ашаганга ризык бирермен, дигән бит. Үлгәч, кемгә кирәк ул малың?!
Саидә. Иркә апай, башлама, зинһар, хәзер — «хәллеләр заманы». Кемнең акчасы бар — шул көчле, шуның белән генә кешечә сөйләшәләр. Акча решает все!
Бу арада гел авырып торам. Ашказаны да кисә, баш та авырта, нервалар инде, нервалар. Даруга да күпме акча чыга...
Иркә. Саидә, менә минем дару эчмәгәнемә биш былтыр, Рамазан аенда ураза тотам, әллә шуның да файдасы тия микән дим? Бер җирем авыртмый, Ураза тот әле син организмның чистарып китәр. Быел җәйгә туры килә, рәхәт кенә. Кайчан да булса исеңә төшәр — соң булыр.
(Саидәнең телефоны шалтырый.)
— Алло, кем бу?... Нәрсә? Машина.... Ни булган??? Ә-ә-ә? Сез..... Аллло? Хәзер киләм. (Ашыгып чыгарга җыена). Эшләр харап минем. Машинага ниндидер авыр әйбер төшергәннәр төзүчеләр.... Киттем йөгерим әле... (Телефоныннан кабат шалтыраталар.) Ало???? Ало дим? Хәзер киләм...
Чыгып китә.
Саидә. Йа, Раббым, сакла безне рәхимсез бәндәләреңнән, зиһен ачкычлары бир, гөнаһларыбызны кичер, ярлыка, тугры юлга бастыр, ялгыш адымнардан арала...
Ярар, мин дә һава сулап керим бераз подъезд эскәмиясендә булса да утырып торырмын (газетларын җыя).
(Диван астыннан култык таякларын ала, йөрмәс аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, ишеккә юнәлә, талгын гына музыка яңгырый.)