Моңлы күзләр...
Яз бик озак килә быел... Урам җәе тәнне кыздырды, ә кышын, кар күмеп, авыл кешеләре иртән торып кар көрәргә мәҗбүр булдылар. Шәһәр кешеләренең дә хәлләре авылныкыларыннан ким булмады: 3 сәгатькә иртәрәк торып, машинаны казып чыгарырга яисә шәһәр бөкеләрендә ярты көн үткәрүләр дисеңме? Һәр кешенең күңеленә тетрәндергеч бер мизгел булып кереп калгандыр.
* * *
Нәҗибә карчык бүген авызына сыңар икмәк тә капмады, ябыкты атна дәвамында ризык үткәрә алмады ул. Сулыгып беткән йөзендә бары тик ягымлы моңлы күзләр генә утырып калган. Палата гөр килә, әле берсен китерәләр, әле икенчесен. Кемнәргәдер туганнары, якын кешеләре килә, тик менә Нәҗибә карчыкны гына искә төшерүче күренми... Тәрәзәдәге матур табигатьне күзәтә ул... Ә анда рухи ләззәтлек бирүче кояш, яз... Кояш нурлары бүлмәгә тарала. Битләрне, колакларны, күзләрне иркәли, кәефне күтәрә. Тиктормас машиналар гына әлеге хозурлыкка игътибар итмичә үз юлларын дәвам иттерә. Кешеләр дә үз йомышлары белән каядыр йөгерә. Тормыш кайный. Бары тик карчык кына үз урынында утыра, шулай утыруына да 2 атна булып килә икән ләбаса. Якындагы сырхауларның шкаф киштәләрендә тәм-том, яшелчә булса, аныкында — дарулар, Коръән китабы... Ләкин ул барысына да канәгать, Аллаһ Тәгалә ярдәм итеп, сәламәтләнеп чыгуына да ышана.
Нишләп соң Нәҗибә карчыкның хәлләрен белергә килүче юк??? Нигә ул һаман ялгыз?! Әлеге сораулар аның моңлы күзләрен күргән кешеләрнең һәрбесенең күңеленә килә торгандыр, мөгаен. Моңлы күзләр... Нинди генә фикерләр, тормыш билгеләре юк анда... Эх, аларны укып булса иде...
Тормышы турында сөйләргә яратмый, гомумән, кеше турында ниндидер вакыйгалар тасвирлап бәян итүне хупламый ул. 2 пар күлмәге, намазлык, юыну кирәк-яракларыннан башка берние дә юк. Ачык күңелле карчыкның мөлаемлыгы, җылы мөнәсәбәте һәркемне сокландыра.
Чыннан да, нигә шулай моңлы соң бу күзләр?! Шушы бер ел эчендә 3 тапкыр хастаханәгә салдылар. Соңгы тапкырында карда өшеп утырган җиреннән алып китсәләр, калган икесе тән җәрәхәтләре белән булды. Әзмәвердәй булган газиз баласының кул күтәрүенә әле дә ышанып бетә алмый карчык... «Үз баласы микән», дип шикләнеп тә куя кайвакыт.
Ире, авариягә очрап, каты җәрәхәтләнгән килеш фани дөньядан бик яшьли китеп барды. Бердәнбер сабые белән чит шәһәрдә яңа алган фатирларында бер ялгызы калды ул. Пензада яшәүче әти-әнисе үз яннарына чакырса да, мәхәббәт нигезен, тир түгеп, эшләп алган фатирыннан китәсе килмәде. Якыннарыннан килгән акчаларга һәм дә үзе ялланып эшләп, гомер узып та киткән. Заводта эшләп, дан-шөһрәт казанып алдынгы белгечләр рәтендә дә йөргән кеше үзе. Барысы да бердәнбер бәгырь кисәге, тормышының яме булып торучы Илгиз өчен. Эшеннән дә калып, башка сменалар алып эшләве дә бары улын кеше итү, кеше алдында ким-хур итмәү максаты белән иде. Киендерде, укытты, үзе турында уйламады да. Өмет чаткысы, бердәнбер бәхет китерүче йөрәк парәсе өчен гомерен дә кызганмады... Тик юкка булган тырышулар... Илгиз аның хыял — өметләрен аклый алмады. Нәҗибә карчыкның бар эшләгән акчасын туздырып кына йөрде: эшкә дә урнашмады, хәтта эзләп тә карамады. Клуб, сыра, казино кебек вакыт уздыргыч нәрсәләр белән дуслашты. Әллә ана назы гына җитәрлек булмагангамы, әллә тирәлек мохите аны көтмәгәндә тискәре юлга алып кереп китте. Тырыш Нәҗибә яшьлек шаукымы белән улының начар үзгәрешләрен бөтенләй диярлек сизмәде дә. Ә менә пенсиягә чыккач күрмәгәнен сизмәгәнен беренче көндә үк тойды ул... Акча алып кайтмый башлагач, Илгизне алыштырып куйдылармыни, кычкыра, каршы дәшә, хәтта әнисенә кул күтәрергә дә күп сорап тормый. Өйгә кешеләр алып кайту дисеңме, буш шешәләр, музыка тавышлары карчыкның тормыш чаткыларын сүндерде. Һәр мизгел саен Аллаһ Тәгаләдән сорап, ялварып утыра торган булды, намазга басты, әмма тынгылык булмады. Көн-төн дип тормады яшьләр ял иттеләр, Нәҗибә карчык хезмәтче ролендә булды. Соңгы акчаларны да Илгиз казинода бетереп, исерек хәлендә кайтып кереп, карчыкны кыйнады... Менә шул көннән башланды да инде кара көннәр... Хастаханә ишеген таптаулар, күрше-күлән ярдәме белән дарулар табып, хасталанып ятып та чыкты. Кат-кат шулай дәваланып йөрде... Аңа карап кына егет тынычланмады, үзенен шайтан коткысына бирелгән халәте белән үз эшләрен дәвам итте. Әнисен хәтта соранып йөрерлек дәрәҗәгә җиткерде. Өй буш, бөтен җиһаз сатылган, карчык, көннәр буе соранып йөреп, буш өйгә кайтып керергә күнегеп бетә язган иде инде... Әмма сонгы соранып йөрүендә зәңгәрләнеп беткән хәлдә ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр үзен... Күрше хатыны танып алмаган булса, тормышы белән дә хушлашкан булыр иде, бәлки. Ничек кенә булса да, түзә икән ана йөрәге, күпме генә рәнҗетелсә дә, ул һәрвакыт газиз улы өчен дога кыла, Аллаһы Тәгаләдән ялварып сорый...
* * *
Менә хәзер дә тәрәздәге ыгы-зыгы шәһәр халкының кайнаганын күзәтеп уйга калган ул. Тиздән аны чыгарырлар, ни булыр?! Аллаһ аңа тагын нинди сынаулар җибәрер, анысы инде безгә мәгьлүм түгел... Бары тик Нәҗибә карчыкның моңлы күзләренә карап аңа сәламәтлек, тыныч тормышлар гына телисе кала.