Карашларың сихерләде,
Нур сипте йөрәгемә.
Сине күргәч, дулкынланам
Тын җитми күкрәгемә.
Кушымта.
Рүзиләкәй, Рүзиләкәй,
Чибәрем, матуркаем.
Һәр кич саен йоклый алмыйм,
Син дип тибә йөрәгем.
Көндезләрен алсу таңда,
Сине уйлап юанам.
Сиңа булган хисләремнән,
Бәхетемнән куанам.
Кушымта шул ук.
Гашыйк йөрәк, татлы газап,
Ярата белә, сөя.
Сөйгәне өчен көрәшеп,
Утларда да ул көя.