Яңа тамчы...
Үзе кебек
Тамчылардан аерып,
Тәкъдир аны аска ташлый,
Канатларын каерып.
Таныш түгел очу хисе,
Кая тамганын белми,
Яфракка килеп куна ул,
Шуа, егыла —
...үлми.
Җанга үтә газиз халәт:
Үз Туфрагы! Үз Җире!..
Вакыт җиткәч ак пар булып
Күтәреләсе кире...
* * *
«Сөймәвемне әйтсәм, рәнҗер,
Сөйләшмәс тә», — дисеңме?
Ялгышасың!.. Болай түбән
Бәяләмә хисемне.
Үпкәләтмә мине. Аңла —
Синсез көн итә алам.
Рәнҗемим. Сөюне шулай
Саф килеш саклап калам.
...Күңелемә моң утырды.
Үзгәрдем... Тоймыйсыңмы?
Синсез синле яшәп була.
Шул ягын уйлыйсыңмы?
* * *
Кеше — җирдә атлап йөри торган
Бер уенчык курчак.
Җанын саклап азапланмый, әмма
Югалтудан курка.
Үләр өчен яши дөньясында,
Мизгелләрне санап.
Үтә көне ике юл чатында
Үз язмышын сайлап.
Гөнаһ җыеп яшәгәнче, әллә
Яхшыракмы үлем?
...Бу сүзләрдән кәефләнгән шайтан
Читтән тора көлеп...