«Үз җаеңа, тыныч кына
Утырасың.
Шаккатмалы! Ничек шулай
Булдырасың?!
Тирә-якта хаос бара –
Күрмисеңме?
Ә син хәтта ни эшләргә
Белмисеңме?
Шаккатмалы! Өйрән:
Берне сөзеп
Карыйсың да,
Һәм сүгәргә тотынасың
Барысын да.
Иң беренче сүгелергә
Тиеш дәүләт.
Катырак сүк! Үз-үзеңне
Ныграк жәлләт!
Сәясәтне, мәгарифне
Син яманла.
Аннан инде милләтеңне
Дә якала.
Диниләрне икейөзле
Диеп сөйлә.
Кая барсаң да гел шушы
Көйне көйлә.
Бөек эшләр!.. Ә син монда
Утыргансың!
Шаккатмалы! Ничек шулай
Булдырасың?!»
* * *
« — Кемгә кирәк татар теле?!
Укытмагыз!»
« — Ярар,
Безнең өчен күпкә мөһим
Өстән төшкән карар...»
* * *
Капкынга капкан аяклар,
Куллар богаулы күптән.
Телне үзебез тешләдек.
Күз бәйләүчене көтәм...
* * *
«Бөек халык!» — дигән булып,
Мирас белән мактанабыз.
Буш сүз сөйләп, буш сүз тыңлап,
Бер урында таптанабыз.
Бабалардан оят — горур исем
Кызарудан башын ия.
«Булдырабыз!» ...Ә алмашка
Телсез-уйсыз буын килә.