«ЗАМАНА ЧИРЛӘРЕНӘ» КАРШЫ
Эчүчелек хәзерге көндә иң киң таралган «замана чирләренең» берсе. Иң аянычы, бу начар гадәт яшүсмерләр арасында бик еш күзәтелә. Бер тапкыр да исерткеч эчемлекләр кулланмаган яшьләр бармак белән санарлык. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бик еш, хәтта көндәлек рәвештә хәмер кулланган яшүсмерләрнең яше һаман кечерәя бара. Кулына сыра шешәсе тоткан 11-12 яшьлек мәктәп укучысы безнең өчен гадәти күренешкә әйләнде. Сыраны күп кеше спиртлы эчемлек, хәмер дип кабул да итми, ә бу — бик зур хата. Сыра эчкечелеге, һичшиксез, аракыга алып барачак һәм бу төр эчкечелектән арынуы аракы белән бәйләнештән чыгуга караганда да авыррак. Ә инде тәмәкене әйтәсе дә юк! Һәр иренмәгән кеше тарта инде тәмәкәне.
Иң куркынычы, минемчә, кешенең шулкадәр бу күренешкә ияләнеп китүе. Кеше шулкадәр моңа күнеккән ки, хәтта, үз тормышын хәмерсез, тәмәкесез күз алдына китерә алмый, хәмерсез күңел ачу, бәйрәм итү мөмкинлеге аның башына да сыймый башлый. Бу физик бәйләнеш кенә тугел, ә бәлки күбрәк рухи бәйләнештер.
Башта бу начар гадәтләр ир-егетләргә генә хас булса, хәзер инде кайбер яшь ханым, туташлар да эчу, тарту буенча олы ирләрне дә уздыралар. Уйлап карасаң, алар мондый «замана чирләре»ннән аеруча ерак торырга тиеш. Нәфис затларның бит әле ана булалары бар, балалары турында уйлыйсы бар. Аларга нинди зыян китерүләре, яки инде нинди начар үрнәк күрсәтуләре турында уйлап караганнары бармы икән бу гүзәл затларның. Ай-һай, икеле шул бу!
Хәер, сонгы вакытта эчкечелекнең нинди коточкыч фажигаларга китерүен аңлап алдылар, булса кирәк. Төрле яктан сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы бара. Уку йортларында табиблар белән түгәрәк өстәлләр оештырыла, тематик фильмнар күрсәтелә, кыскасы, яшьләрдә спортка, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уятыр өчен төрле чаралар үткәрелә. Үзләренең балаларының сәламәт булуларын теләгән ата-аналар да мондый начар гадәтләргә каршы тора. Тик шунысы кызык, алар күп вакытта үзенең балаларына нәкъ менә капма-каршы үрнәк күрсәтә. Эчмә, тартма дип тукып торган, ә үзе эчкән дә, тәмәкесен дә күпме кирәк суырган ата-аналарның сүзенә бала колак салыр микән соң? Юк, дип уйлыйм.
Әйе, «замана чирләренә» каршы чаралар бик күп оештырыла. Әмма, алар бик еш файдасыз була. Ни өчен дисезме? Безнең яшь буынны еш кына мәктәп белән гаилә түгел, ә урам һәм массакүләм мәгьлүмат чаралары тәрбияли. Мәктәп белән гаилә тәрбияләү вазыйфасын берсеннән-берсенә туп кеби тибеп йөрткәндә, яшүсмер урам яки телевизор, компьютер белән кара-каршы, берузе кала. Һәр минут саен күрсәтелеп торган хәмер, тәмәке рекламалары, шундый ук тематикадагы фильмнардагы күренешләр, «текә» дуслар һ.б., һ.б., һ.б… Җәмгыять никадәр начар гадәтләрне бетерергә тырышса да, үзе ук начар үрнәк курсәтә.
Күп хөкүмәтләр үзләренең халыкларын һәм гаиләләрен хәмернең зарарлы тәэсиреннән арындырмакчы булалар. Аларның кайберләре аны хокук һәм идарә көче белән тыялар, ләкин уңышка ирешмиләр. Минем фикеремчә, ислам бу яманлык белән уңышлы көрәшкән һәм аны җиңгән бердәнбер юнәлеш.
Жахилият, ягъни наданлык, заманында гарәпләр хәмер эчү белән бик тә мавыкканнар. Хәмергә йөз төрле исем бирелгән, шигъриятләрендә хәмергә, табынга, шәраб касәләренә дан, мәдхия җырланган. Ислам бу золым белән хикмәтле көрәшкән, аны акрынлап тыйган. Башта хәмердә файдадан зарар күбрәк дигән фикер индерелгән, аннары хәмер эчүчеләргә намаз уку тыелган һәм, ниһаять, Аллаһ Тагалә түбәндәге аятьне индергән:
«И мөәминнәр! Исертә торган әчемлекләрнен һәммәсе дә, отыш уеннарның һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу Аллаһтан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлау — багучылык әшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылу өчен бу нәжес әшләрдән ерак булыгыз! Хәмер эчүегез һәм отыш уеннар уйнавыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызга дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач ул шайтан эше булган нәҗесләрдән тыелыгыз» (Коръән, Әл-Маидә сүрәсе, 90-91 аятьләр). Бу аятьләр мөәминнәр белән могжиза ясадылар. Аятьләр иңгәнче кайберләре хәмер эчеп утыра иде әле.