БУРАН

Куркыныч төш кебек бүген галәм. Әллә нәрсә булды шунда. Күңелне куркыныч, шомлы бер халәт били. Эч поша, йөрәк урыныннан чыгам дип сикерә. Өченче көн туктамый дулаган буран Т. авылында яшәүче халыкны пошаманга салды, бу җиһан мәшәкатьләреннән арындырып җибәреп, үзләренең кылган гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итте. Ни булды соң әле алар авылына, моңа кадәр табигать бәла-казалары читләтеп кенә үтә иде бит. Кемне гаепләргә, кем эше булыр бу? Юкса, авыл диннән ерак түгел, барысы диярлек намазлы кешеләр. Артык гөнаһ кылганнары да булмады. Белмим, әллә укылган намазлары, кылган догалары кабул булмады инде. Соңгы арада алар ярдәм сорап бары Аллаһка гына мөрәҗәгать итә алдылар, чөнки кешедән инде бернинди дә ярдәм көтеп булмый иде. Балалары, туганннары булмаган ялгыз карчыкларның күзләренә яшьләр килде. Кар урамнарны, тыкрыкларны, ишегалларын тутырды. Ишектән чыга алмаслык булды. Кичен көрәлгән кар урынына иртән янәдән кар көртләре була, ир-атлар шул ук эшне башкара иделәр. Тагын кар көрәделәр. Үзләренең көчләренә генә ышанычлары калмагач, күңелләре һәм иманнары белән сәҗдәгә егылдылар. Ә буран туктамады, котырды, җиле көчәйгән саен куркыныч итеп сызгыруы, шашуы тагын да арта барды. Әйтерсең лә, ахырзаман инде җит­кән, менә-менә күк капусы ачылыр да барысы да бер мизгелдә юкка чыгар кебек иде.
— Кемнең бәддогасы булыр икән бу? — дип пошынуыннан аптырап утырды Юнкер карт. Нидән булыр бу сынау? Әйе, сынау җәен корылык, аннан котылдык дигәндә буран һәм котычкыч кар көртләре.
Әллә Аллаһ җир өстендәге гөнаһларны шулай каплап бетермәкче, халык белән бөтен җан иясен җир өстеннән сөрмәкче була микән? Булмас, иманлы кешеләр бар бит. Мөселманнар ахырзаманны күрмәсләр, — дигән бит китап» — дип мыгырданды.
Ул ялгызы гомер сөрә, әйе, сөрә, дисәк, дөресрәк булыр. Беркеме юк: кечкенә генә бер ызбасында ялгызы. Яшь чагында диңгез флотында хезмәт иткәнгә юнкер булып калган да инде ул. Ялгызы, томана ялгыз түгел ул, бүгенге көне генә ялгыз үтә. Әнә авыл халкы үлә бетә, йорт-җирен кардан арындыра, ә мескен карт турында күптән онытканнар, барысына да үз ихатасы кадерле. Үзенеке мөһим. Авылның икенче башында яшәүче улына да кирәкми ул хәзер. Шуңа күрә авыл читендә ялгызы көн күрә. Яше сигезенче дистәне тутырса да, бу карт хәйран хәлле иде, тик соңгы елда гына биреште. Мичкә ягулары да кыен. Җыерчыкланып беткән куллар әкрен генә утын пүләненә үрелде, кулы калтырый, карт ялгыз әҗәлен каршы алудан курыкмады. «Тик гәүдәсен бу коточкыч кышкы буранда табып җиргә иңдерә алмаслар», — дип борчылды. Газиз баласы онытканны башкалар искә төшерә алырмы икән ул картны? Авылда аны күптән кыргый дип йөриләр. Нидән башланды соң әле бу ата белән ул дошманлыгы? Берни дә хәтерләми инде хәзер карт, тик күңеле әрни. Зур урында эшләүче улына артык йөк булуы турында гына борчыла. Сөекле хатыны Саҗидә үлгәндә, ул инде тәмам авыруга сабышып бара иде. Сугыштан кайткан ирнең күзләре начар күрә башлады. Ә улы армиядә иде. Кызганыч, Газиз анасын күмәргә кайтып җитә алмады Газиз. Ә кайткач, менә кайткач, башланды да инде галәмәтләр. Юнкер карт хатынына бик салкын гына карый иде, анысы беркемгә дә сер түгел, ул исән вакытта сулга да йөреп алгалады. Тик бу гаилә фаҗигасенең төбендә башка мәсьәлә ята иде. Газиз кайту белән бер ялгышлык эшләп ташлады. Әтисен өйдән куып чыгарды. Имеш әнисен, авыру әнисен әтисе карамаган, аны кадерләмәгән. Тик Саҗидә вафат булган вакытта Юнкернең үзенә дә дәва һәм кадер, бер караучы кирәк була башлаган иде инде.
Менә шул заманнан бугай карт кечкенә ызбада яши. Бүген дә буран дулаган вакытта һаман шул уйларына чумып, үткәннәрне күз алдыннан кичереп утырды. Җыерчыкланып, калтыраудан туңган куллар утынга үрелде. Кинәт йөрәген нидер тырнап кисеп алгандай итте. «Беттем», — диде карт, эченнән генә иман кәлимәсен кабатлады. Нинди генә гөнаһлары өчен мондый буранлы көндә килде икән аның әҗәле, нигә бераз көтмәде икән? «Нигә бераз көтмәдең?» — дип ыңгырашты карт.
Тынсыз калган картның гәүдәсе идәнгә авып төшкәндә, ишектә әллә нинди бер шәүлә күренде, бөкрәеп кенә кергән адәм ни гаҗәп Газиз иде, әтисен кардан казып аны коткарырга килгән, берничә ел элек шул ук атаны өйдән куып чыгарган Газиз иде.
— Нигә бераз көтмәдең, әткәй? — дип пышылдады аның салкын, кар белән капланган, кылтыраган иреннәре.
Буран тынгандай итте, бәддога да кылмады карт, берни каргамады, бары йөрәге әрнеде, рәнҗеде генә. Ташландык аналар гына түгел, аталар да бар икән дип куйгандай итте буран. Тынды, туктады ул Юнкер карт кебек еракка, мәңгегә киткән кебек кыланды, аның җәсәден гүргә иңдергәннән соң, тагын берничә көн улады, сызгырып, өй түбәләрендәге калайларга кадәр актарып атты. Үкенечләре булган, сагышлары, түбәләре кабул булмаган язмышларны кызганып сыктады. Ялгышларны ясау җиңел, ник аларны вакытында төзәтү генә кулдан килми икән бу адәмнәрнең?!

 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад