Ничек кенә уйламаска тырышсам да булдыра алмыйм. Көн дә шул санагыма утырам, көн дәвамында нинди яңалыклар булганын сиңа сырлый башлыйм. Сиңа багышлап, апаң бәет язган. Яңа гына «Юлдаш» газетасыннан укыдым. Синең язу стиле сизелә анда, син дә бит яза идең, сирәк булса да, яза идең, шундый матур шигырьләр чыга иде бит синнән. Карап торышка бер дә хыялыйга да охшамагансың, кая куйдың икән син ул иҗатың җыелмасын, ичмасам, анысын язып калдырмагансың, мин аны җыеп, китап итеп бастырыр идем. Күрсеннәр иде, әле ачылып бетмәгән язучы бар икәнен. Көн саен, син киткән көнне искә төшерәм, адымыңның сәбәпләрен эзлим, ләкин кызганыч таба алмыйм, ни, я булмаса, бу адымны сайларга сине кем мәҗбүр иткәндер.
Башка мең төрле уйлар керә, кыл аңласа да, йөрәк берни аңларга теләми, үз буразнасы буенча гына атлый бирә.
Сәер, кайберәүләр миннән читләшә дә башлады инде, имеш, өрәк белән сөйләшә дип уйлыйлар. Кайвакыт, мин үзем, урамнан барганда да синең белән сөйләшәм, янымнан син барасың кебек.
Янә хатирәләргә чумып киттем, мин бит сиңа бу арада булган яңалыклар турында сөйләргә генә кергән идем. Интернетта булган почтаңа һаман хатлар килә, сиңа әллә нинди кызлар яза, аларга мин җавап биреп утырмыйм. Еракта яшәгән иптәш егетләрең, синең киткәнеңә һаман ышанып бетә алмыйлар. Мине төрлечә үзләре юата. Юану — нинди хис соң ул, алар аны үзләре дә аңлап бетерми. Менә минем өчен ул — син, гомер буе юаныч булырсың. Гомерем буе синең белән юанып яшәрмен. Синең белән танышканчы мәхәббәткә ышанмый идем бит мин. Дус кызларымның егетләр өчен елап утырганын күреп көлә идем. Имеш, юк ул ярату, аны алар эшсезлектән уйлап тапкан. Ә менә үзем синең өчен елаган вакытларда, мин, чынлап та, ярату барлыгына ышана идем. Бар бит ул, син киткәч тә, югалмады. Мин бит сиңа үзем беренче булып яратуымны әйттем, күңелемдәге ташкын хискә түзәрлегем калмаган иде, син дә мине яратып йөргәнсең тик, юашлыгың гына комачаулаган икән. Бүген икәү йөргән таныш сукмаклардан ялгызым гына кайттым. Хәтерлисеңме, без синең белән әле яңа үсеп килүче нарат урманында йөрергә ярата идек. Нарат агачының исе дә тәмле, күренеше дә искиткеч, ә шифасы!.. Шифасын сөйләп бетергесез. Менә шул урманның наратлары инде шактый биегәйде, син киткәннән соң анда бүген беренче баруым. Гадәттә, көн саен зират буен гына урый идем. Тик, ни өчендер, бүген анда синең рухыңны тапмадым. Ниндидер салкынлык бөркелде, синең кабер өстеннән, көн саен кылган догаларым әллә сиңа булышмый инде. Берүк Аллаһ куркыныч кабер газапларыннан сакласын иде үзеңне. Бу гамәлең башка сыймаслык булса да, сине догадан калдырганым юк бит минем. Син киткәннән соң күңелемә тынычлык таба алмыйча интегеп беттем бит мин. Бернинди өшкерү дә булышмады, бары намаз, бары Аллаһка таяну үземә дә шушы коточкыч гөнаһны эшләүдән тыеп калды. Рухыма, җаныма, тәнемә тынычлык таптым. Белмим, күпмегә кадәр булыр.
Ачуланма, бүген сүземне тәмамлармын инде. Төшләремә дә кермисең, соңгы араларда бөтенләй югалдың, ичмасам, төшләремдә ялгызымны гына калдырма, ялгызыма бик авыр, синсез яшәүләре бик авыр. Менә ястү намазына азан әйтәләр, бәрәкәтле вакытлар, синең өчен дога кылырмын, рухың шат булсын инде. Рәнҗеп ятма, мин бит сине онытмадым, онытмамын да. Йә, ярый, мин китим, соңгы хатым булмас әле, тагын язармын, берне генә булса да язармын.