Яз

Яз... дәфтәргә яз... караламага яз... яз, яз килә. Яз Казанга килә… Ишеттегезме, казанлылар, Казанга яз килә. Казансу елгасы эреп бетеп утыра инде, ярның икенче ягына карасаң, әле вакланып бетмәгән, элпә кебек кенә боз катламын чамаларга була. Ул, әйтерсең лә, балыкның чәчелгән уылдыгы хәлендә. Үзе кояш нурларына күмелеп җемелди, үзе яссылыкта ниндидер бер сихри моң, күңелгә сөенеч өстәп куя... Син нәрсә, яз җитә бит, яз. Нинди моң турында сүз булырга мөмкин?! Яз үзенә күрә бер бәйрәм, тантана, Казан халкы, башын аска иеп, автобус тукталышына йөгерми инде хәзер, көненең матурлыгына сокланып, язгы шифалы һаваны сулап, эшкә соңга калучылар да күбәеп китте.
Рамазан күзе белән әнә шул соңга калган кешеләрне тикшереп тора иде.
— Тәк, монысының премиясен кисәргә, бусын эштән соңрак җибәрергә була, бераз, эшләтмичә булмый бу халыкны, бөтенләй кулдан ычкындылар бит, алайса. Все, Галимҗанга бөтенләй приказ язарга кирәк, акча кирәк булгач, йөрмәсен һавадан каргалар санап, быел бик иртә язны каршы ала әле ул...
Төзелеш компаниясенең директоры әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрә үзенең эш көнен. Җитәкче инде, ничек кенә карасаң да, усал. Кеше хәленә керә белми торган бер адәм.
Гади халык ничек кенә иртә барып җитеп, усал түрәләрнең теленә керми калмыйм дип, иртәдән бирле чаба. Сез белеп тә бетермисез, шәһәр кешесе яхшы яши, авылда яшәргә авыр, шәһәр кешесе иртә тормый дип уйлыйсыз, ә ул исә эшенә барып җитәр өчен, авылда сыер савучы апалардан калышмый бит… Иртән тора, күзен ертып эшкә чаба, әле анда да килбәтсез түрәләр җанны ашап аптыраталар...
Кемдер эшкә чаба, кемдер әле уянмаган. Казансу елгасы буенда Әминә әби елап утыра. Бу халыкның ник берсе, аның ягына борылып карап, аңа ярдәм итәргә ашыксын, һәркемнең үз, юлы үз җыры шул. Елга юка боз кебек, бозның өстенә су чыккан, әлеге боз Әминә әбинең күз яшьләре кебек ялтырап, су төбендә югалалар. Кайчан чыгып киткәнен дә хәтерләп бетерми инде хэзер, төн иде бугай, исерек улы өйгә кайтып кергәч чыгып качты ул, барыбер кыйный, барыбер исән яшәтми дип уйлап йөгерде. Шул боз кисәкләре кебек суда эреп югаласы килде, тик кечкенәдән өйрәтелгән тәрбиясе, иманы аяк чалды, әкрен генә ярдәм сорап мәчеткә таба ашыкты, анда ярдәм итмичә калмаслар ул... Бетте, бер сүрелеп, барысы язгы аклыкка күмелде..
Яз… яз аклыкка яз. Карга яз, яз барлык галәмгә. Барлык борчуларыңны, шулвакытта яз килү турында да онытма, яз, казанлылар, яз килә, ишетәсезме, яз, яз төрлелеге турында яз....
 

Нет комментариев. Ваш будет первым!

← Назад